Уфа “Нур” татар дәүләт театры, хәтер чылбырын дәвам итеп, “Җиңү төсе язларда” дип исемләнгән әдәби-музыкаль тамаша әзерләде. Программада төрле спектакльләрдән өзекләр, халык җырлары, реквиемнар, актерлар башкаруында билгеле фронт җырлары яңгырый. Сюжет нигезенә күренекле фронтовик һәм ветеран шагыйрь-язучыларның әсәрләре салынган, аларның гаиләләренә язган хатлары кулланылган. Бөек Ватан сугышы елларына, михнәт-газапларны җиңгән халкыбызның батыр рухына Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Мостай Кәрим, Константин Симонов, Миклай Казаков, Александр Твардовский, Риф Мифтаховның үлемсез әсәрләре аша күз салабыз. Әлеге программа агымдагы Әдәбият елы белән дә аваздаш булып тора. Сценарий авторы — Гөлнур Усманова, режиссеры — Альберт Шәйхетдинов, рәссамы — Азамат Гыйләҗев, костюмнар буенча рәссамы — Наталья Степанова, хормейстеры —Афәрим Акчурин, хореографы — Рәмизә Мөхәммәтшина, аранжировкалар ясаучы —Александр Карташов.