+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дуслык хисе кояш булып балкысын!

Гәзитебезнең республикада киң танылу алган проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм милли мәдәниятләрне үз эченә ала бара.Халыкта бер риваять бар. Бервакыт улы әтисенә: “Нигә кешеләр бер-берсен аңламый, халыклар бер-берсен белми икән, югыйсә, танып-белү өчен күпме чара бар бит!” ди икән. Әтисе аңа берни дә әйтмәгән, ә, җитәкләп, боз белән капланган елга уртасына алып барып бастырган. “Аяк астыңда ни күрәсең?” ди икән әтисе. “Боз астында ни булсын, берни күрмим!” ди икән улы. “Ә бит ул боз астында син күрмәгән тулы бер дөнья бар! Әгәр боз өстенә су койсаң, ул калыная гына, ә йөрәк җылыңны кушып, кояш нуры булып балкысаң, ул эреп юкка чыгачак һәм йөгерек елга сиңа серләрен ачачак. Тормышта да шулай, барлык бозларны да йөрәк җылысы гына эретә!” Республиканың төньягыннан, соңлап кына боздан арчылган елгалар төбәгеннән килгән мишкәлеләрнең какшамас рухи бердәмлеге Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә кояш булып балкыды һәм “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта ачык чагылыш тапты.

Бу көнне башкалага Мишкә районыннан зур олау килде. Сәнгать осталары чыгыш ясарга әзерләнгән арада фойеда күргәзмәләр эшләде. Килүче­ләрне район тарихына багышланган стендлар, кул эшләре экспозициясе кызыксындырды. Ә фойеда район Мә­дәният сарае каршындагы оркестр башкаруында халык көйләре агылды. Татар һәм мари бию­ләренә тамашачылар да кушылды, рәхәт­ләнеп тыпырдады, “читән” үрде халык. Шушы күтәренке рух тамаша залына да үтеп керде. Ә анда сагынышып күрешкән дус-туганнарны туган як табигате күренешләре, җанга якын туган моңнар каршы алды.
Читайте нас: