+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

3-9 июньдә республикада ШОС һәм БРИКС илләренең иҗат коллективлары катнашлыгында “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале уза. Аның программасында, аерым алганда, концерт турлары, милли мәдәният бәйрәмнәре каралган.

Кичә Уфа кунакларны кабул итте. Бүген чара Бәләбәй шәһәрендә тантаналы рәвештә ачыла һәм коллективлар “Распахнись, душа!” дигән урыс халык бәйрәмендә катнаша. 5 июньдә фестиваль чаралары Октябрьский шәһәренә күчә, анда республика Курай бәйрәме узачак. 6-7 июньдә “Бердәмлек” Дәүләкән һәм Туймазы районнарына сәфәр кылачак. Биредә коллективлар Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашып, үз концерт программаларын да тәкъдим итәчәк. 8 июньдә фестиваль Уфаның “Башкортостан” дәүләт концерт залы алдындагы мәйданда зур Гала-концерт белән тантаналы рәвештә ябылачак.
20 еллык тарихы булган фестиваль Башкортстанның визит карточкасына әверелеп өлгерде. Бу чорда чарада 50дән артык ил, 300ләп делегация катнашты. Быелгы “Бердәмлек” башка еллардагыдан күпкә чагу үтәчәк. Һиндстаннан “Халыкара ритмнар” фольклор сәнгате клубы, Бразилиядән — Cadica Dance Company, Кытайдан Lanzhou Stars Dance Group бию коллективлары, Көньяк Африка Республикасыннан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстаннан килгән чыгыш ясаучылар булачак.
Чараны оештыручылар — Русия һәм Башкортстанның Мәдәният министрлыклары, Русия халык иҗаты йорты, Республика халык иҗаты үзәге, Октябрьский, Уфа шәһәрләре, Дәүләкән, Бәләбәй, Туймазы районнары хакимиятләре.
Читайте нас: