+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кояшлы бүләк”

Зөлфия Гыйззетдинованың яңа пьесасы бу төбәктән чыккан геройларга дан җырлый.Моны тантана дип тә, вакыйга, я булмаса, бәйрәм дип тә атап булыр иде. Барысы да дөрес! Ә сүз Стәрлебаш районының Бузат авылында “Кояшлы бүләк” дигән пьеса буенча куелган спектакль турында бара. Тамаша залына узганчы, әйдәгез, әсәр, аның авторы һәм геройлары, артистлар белән танышыйк.

Табигатьнең иң гүзәл почмагына сыенып утыручы Бузат авылына барып җиткәнче, спектакль, өч тапкыр район үзәгендә күр­сәтелеп, уңыш казанып өлгергән дә инде. Премьерасы көз үк булган, әмма Бузат кебек үзәктән ерак урнашкан авыллар өчен яңалык ул.
Әйткәндәй, Стәрлебаш халык театры җитәкчесе, пьеса авторы Зөлфия Гыйззетдинова — нәкъ шушы як кешесе, Бузатка күрше генә Үч-Әсән авылында туган ул. 15 ел медицина өлкәсендә хезмәт иткән, аннары Стәрлебаш район Мәдәният сараенда баш методист, район үзәк китапханәсендә милли әдәбият бүлеге мөдире, “Стәр­лебаш чишмәләре” гәзите редакциясе хезмәткәре булып эшләгән. Үзен әдәбиятның төрле жанрларында сынап караган, күп кенә шигырьләренә композиторлар көй язган.
“Кояшлы бүләк” районның ике Советлар Союзы Герое — Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хәсәнов истәлеген мәңгеләштерә. Бу ике шәхес Бөек Ватан сугышы чорында ил азатлыгы хакына зур батырлыклар кылган. Шунысын әйтергә кирәк: уйдырма могҗизалар сурәт­ләнсә дә (Геройларның һәйкәлләре җан­ланып, кешеләр белән аралашып йөри, һ.б.), әсәр чынбарлык фактларга таянып язылган. Пьеса нигезендә — якташлар истәлек­ләре, хатлар, архив документлары.
Әсәр битләрен актарабыз. “Кырык өченче елның 28 сентябрендә полк командиры миңа боерык бирде: минем взвод, таң белән көймәләргә төялеп, дошман ярына чыгарга тиеш! Ә ул ярдан туктаусыз ут чәчелә. Днепрның нәкъ уртасына җитүгә немец пулялары берничә урыннан безнең көймәне тиште. Югалып калмадык. Бер кул белән көймә төбендәге тишекләрне каплап, суны каскалар белән сөзеп түгә башладык. “Минем арттан!!!” дип, фашистлар өеренә граната ташладым да ярга омтылдым”, — дип хәлиткеч алышларның берсе турында бәян итә пьесада батыр яугир Сафа Хәсәнов.
Бүгенге көн герое Җиһан­гирның төшендә дә — тарихта булганнар. Атыш. Пулялар сызгыра. Бомбалар шартлый. Яралы Абдулла куллары канга баткан килеш тимерчыбык ялгап, элемтә булдырырга тырыша. Тик куллары тыңлашмый гына бит! Аптырагач, тимерчыбык очларын тешләре белән кыса. Һәм шунда ук рация аша команда ишетелә: “Элемтә бар! Полк командиры боерыгын тыңлагыз: уң флангта һөҗүм башлыйбыз! Ватан өчен алга!”
Биш күренешлек пьесада Стәрлебаш халык театрының нибары җиде артисты катнаша. Геройлар: Абдулла ролендә — Стәрлебаш авылының 2нче урта мәктәбе информатика укытучысы Наил Заһидуллин, Сафа — район Мәдәният сараеның вокал буенча белгече Илдар Баһаветдинов. Алдагы куелышларда Абдулланың хатыны Шаһидә ролен районның мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева башкарган булса, бүген исә бу рольдә Илсөяр Галиәкбәрова уйнады.
Бик шук, ачык малай, 5нче сыйныф укучысы Илмир Йосыпов Тормыш ролен башкарды. Бер дә тик тормаган егетнең спектакль уйнарга хәле калмастыр, дип уйлавыбыз бушка булган, җиренә җиткереп уйный да, пьесаны башыннан азагына тиклем яттан да белә Илмир. Аның әнисе Язгөл ролендә шул ук 2нче мәктәптә урыс теле укытучысы булып эшләүче Айгөл Ярмиеваны күрдек. Әтисе Җиһангирны район Мәдәният сарае директоры Рафаил Йосыпов гәүдәләндерде. Яшь һәм сәләтле, аек тормыш яклы директорга эчкечелек тозагына эләгә язып калган әтине уйнау ничек булды икән? Гомумән, пьесада күрәләтә хәмер эчү эпизодлары юк. Ике фронтташ дус чәй табыны артында очраша. “Залда безне кечкенә балалар карап утыра, шулар алдында пьеса геройлары эчеп утырсын, имеш”, — дип аңлата моны автор. Башлыча, “яшел елан” белән дуслык корган Җиһангир да, җанланган һәйкәлләр белән аралашканнан соң, дөрес юлга баса, тормышы җайга салына.
Бүгенге белән үткәнне тоташтыручы кечкенә Тормышка як­ташларыбызның сугышта күрсәт­кән батырлыклары турында сөй­ләүче, акыллы киңәшләр бирүче Гөлбану ролен Стәрле­башта Миңнур Бикмөхәммәтова башкарган, әмма юлга кузгалыр алдыннан гына көтелмәгән хәл килеп чыкты һәм 87 яшьлек картәни булып Зөлфия Гыйззетдинова үзе уйнады. Сүзләр ятлыйсы, рольнең үзенчәлеген тоясы юк, әмма барыбер бик дулкынлана, чөнки якташлар алдында чыгыш ясау — зур җаваплылык. Зөлфия ханым сынауны лаеклы узды, ролен оста башкарды, ышандырды. Нәкъ Гөлбану авызыннан төп фикерләр әйтелә, ул — бу гаиләнең горурлыгы, үрнәк. “Синең гомерең — үзе батырлык! Ялгыз килеш әтиемне үстергәнсең, мине тәрбияләдең, Тормышның итагатьле булуы да синең казаныш!” — ди сугышта ире Шәриф­җанны югалткан, әмма картайганчы аны көткән картәнисе турында Җиһан­гир да.
Мәхәббәт турындагы сүзләр пьесада кычкырып әйтелми, әмма ярату, тугрылык темалары әсәрнең буеннан-буена сузыла. Әйтик, Язгөлнең иренә карата сабыр булуы, аны кичерүе, аңа карата бер генә авыр сүз дә әйтмәвендә; Шаһидәнең Абдулланы бер алдына, бер артына чыгып, чәй белән сыйлавы, сугыш яраларын оныта алмаган ире өчен өзгәләнүендә; төнгә кадәр дөньясын онытып урамда атышлы уйнаган Тормышны җиңел генә орышуда сиздерә үзен ярату. Ә Геройлар сүзләренең һәр әйтелгәннән дә өстен, дөрес булып торуы ватан­пәрвәрлек хисләренә кагыла.
Ватан һәм намус темалары күтәрелгәнлек­тән, спектакль үтә коры килеп чыккандыр, дип уйлый күрмәсен укучы. Җитди моментлар да нечкә юмор белән сугарылган. Тор­мышның атышлы уенына әнисен дә җәлеп итүе, Җиһан­гирның җанланган һәйкәлләр алдында каушавы кебек көлкеле эпизодлар тамаша барышын җан­ландырып җибәрә. Экранга чыгарылган сугыш эпизодлары да тамашачыны берчә тетрәндерсә, спектакль ахыры якты төсләргә буялган — гаиләдә янә татулык урнаша, малай әбисенә бүләк бирә. 9 Май бәйрәме белән тәбрикләп әзерләнгән “Кояшлы бүләк” әсәрдә символик мәгънәгә ия. Гади рәсем түгел икән бит бу, барлык дөньяга, кешелеккә “кояшлы бүләк” булып тоелган Бөек Җиңү бәйрәме! Һәм, әлбәттә инде, спектакль үзе дә Зөлфия Гыйззетдинованың якташларына булган ихлас Бүләге.
Читайте нас: