Чара “Надеждино” Аксаков тарихи-мәдәни үзәгеннән старт алды. Биредә фестиваль кунаклары тарих белән йөзгә-йөз очрашты — үзәктә аларны дворяннар каршы алды. Арытаба бәйрәмдә катнашучылар билгеләнгән маршрут буенча сәфәр кылды: Аксаковлар ыруының тарихы, шәҗәрәсе белән танышты, Кәсепләр һәм Бал йортларында булды. Һәр җирдә урыс җырлары һәм такмаклары яңгырап торды. Урыс халык уен кораллары оркестры төрле көйләр яңгыратты, балалайка, думбыра, гармун, калаклар күңелле моңнар тудырды. Кунаклар уеннарда катнашты, урыс милли ризыклары белән сыйланды.
Кич Мәдәният сарае алдында фестиваль рәсми рәвештә ачылды. Бәйрәмдә катнашучыларны Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев, Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Юрий Мурмилов тәбрикләделәр.
Рәнис Рәис улы республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның сәламләү сүзләрен җиткерде, Бразилия, Көньяк Африка Республикасы, Кытай, Һиндстан, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан килгән башкаручылар һәм иҗат коллективларын Башкортстанда күрүгә шат булуын билгеләде.
Күркәм концерт төрле милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр, кәсепләр белән таныштырды.
Кичә исә бәйрәм чаралары Октябрьский шәһәрендә дәвам итте. Бу хакта тулырак мәгълүмат гәзитнең киләсе саннарында булачак.