— Республикада үткәрелгән иҗади бәйгеләр арасында Октябрьскийдагы Курай бәйрәме аерым урын алып тора, — диде жюри рәисе, данлыклы курайчы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт Түлебаев. — Бу төбәктә мәдәниятле халык яши. Аларның кунакчыллыгы безнең курайчыларга да илһам өсти. Шуңа бу фестивальнең офыклары киңәя бара. Быел ул Октябрьскийда унбишенче тапкыр үткәрелә. Шушы дәвердә бәйгедә 4000нән артык музыкант катнашкан. Бу бик тә мөһим, чөнки һөнәри сәнгатебезне туендырган илһам чишмәләре халык иҗатыннан юл ала. Мин үзем монда унынчы тапкыр киләм. 2005 елда Гран-прига лаек булган идем. Әйтергә кирәк, шундый конкурслар халыкның рухын күтәрү белән бергә, яшь талантларны табарга да ярдәм итә. Быелгы бәйге жюри әгъзаларында матур тәэссоратлар калдырды. Күп курайчылар яхшы әзерлек белән килгән. Яшь башкаручыларның борынгы музыка коралында сыздырып уйнавын тыңлау безнең өчен аеруча куанычлы булды.
Конкурста аерым башкаручылар һәм курайчылар ансамбльләре сынау тотты. Абруйлы жюри составында Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Азат Аеткулов, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Юлай Гайнетдинов, Башкортстан халык уен кораллары милли оркестрының сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Рамил Гайзуллин, элекке елларда Курай бәйрәмендә Гран-при яулаган Әнвәр Шәфыйков, Рамил Котдусов, Нургали Каекбирдин һәм Венер Елкыбаев бар иде.