+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Коеп куйган актриса!”

Һәр концертта актив катнашучы кыз турында авылдашлары шулай ди.Лиана Гыйльметдинова Ярмә­кәй районының Усман-Ташлы мәктәбендә укый. Уку алдынгысы булу белән бер­рәттән, туган мәктәбенең җәмә­гать тормышында да актив катнаша.

Берничә ел рәт­тән Бишбүләк рай­онының Ает авылында үткәрелүче Фатих Кәрим укуларында уңышлы чыгыш ясады. Быелгы бәйгедә дә ул иң яхшылардан булды. Жюри әгъзалары, аның сәхнәдә үзен табигый тотуына сокланып, Лиананың авылдашлары кебек үк, “Бу кыз бит бүгеннән әзер актриса!” дигән фикерне әйтте.
Лиана алдында өлгергәнлек аттестаты алу һәм булачак һөнәрен сайлау тора. Кем белә, бәлки, чынлап та, без берничә елдан зур сәхнәләрдән аның уңышлы чыгышларын күреп сокланырбыз. Лианага уңышлар теләп, “Бирсен Ходай!” диясебез генә кала.
Читайте нас: