+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Рухи байлык – киң мәйданда

Уфада сәнгать форумы ачылды.Башкортстан тарихында беренче тапкыр “ВДНХ-Экспо” мәйданында уникаль сәнгать форумы ачылды. Аның максаты — республика мәдәнияте казанышларын һәм уңай процессларын яктырту. “Арт-Уфа” сәнгать форумы гаять киң мәйданда урнаштырылуы, тематик һәм стиль ягыннан күпкырлы, тирән эчтәлекле булуы белән күпләрне шаккатырды.

12 мең квадрат метр мәйданда танылган сәнгать осталарының, төрле бәйгеләрдә җиңгән яшүсмерләрнең һәм балаларның иҗат җимешләре рәсем, графика, скульптура, декоратив сәнгать, фотосурәт жанрларында тәкъдим ителде. Проектта барлыгы 300 рәссам катнашты, аларның 1 400 эше күргәзмәгә куелды. Дүрт музей һәм алты галерея үз коллекция үрнәкләрен урнаштырды. Күргәзмәнең төп принцибы — авторлык һәм төркем персоналийларын модульле тәкъдим итү. Сәнгать белгече, М. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Игнатенко әлеге форум кон­цепциясенең авторы булды. Шушы уңайдан уздырылган матбугат конференциясендә ул болай диде: “Бу — безнең шәһәребезнең мәдәни мохитендә барлыкка килгән чын-чынлап яңача фикер йөртү күренеше. Бүген “ВДНХ-Экспо” мәйданында яңа культурология киңлеге барлыкка килде”.
Форумны “ВДНХ-Экспо”, “Мәрхәмәт” хәйрия фонды, Уфа шәһәре хакимияте Мәдәният министр­лыгы ярдәме белән оештырды. Әлеге проектны елына ике тапкыр үткәрү ниятләнде.
Форумның оештыручы Василий Пеганов 12 июньнән 1 августкача үтәчәк әлеге сәнгать җыены төрле ва­кыйгалар, мәдәни чаралар, оч­рашулар белән тулы булачагын вәгъдә итте. Бу — рәссамнар белән очрашулар, иҗат берләшмәләрен, галереяларны, сәнгать уку йортларын тәкъдим итү, осталык дәресләре, лекцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр, матбугат конференцияләре, шигърият кичәләре һәм башкалар.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов әлеге форум кысаларында узучы рәсем сәнгате күргәзмәсен карады. Аның фикеренчә, күргәзмә республикада бихисап күренекле сәнгать осталары, талантлы рәссамнар, скульпторлар яшәвен чагылдыра. “Мин аларның энергетикасын, куәтен, тормышка, әйләнә-тирәдәге кешеләргә булган мәхәббәтен тоям”, – диде ул.
Республика Башлыгы Башкортстанда заманча рәсем сәнгате музеен булдыру мәсьәләсе каралу турында да әйтте. “Моның өчен Уфада лаеклы урын табарга кирәк. Ул шулкадәр зур чыгым да сорамый. Минемчә, бу проектка аз дигәндә ике ел, күп дигәндә өч-дүрт ел китәр. Бездә, һичшиксез, Рәссамнар йорты, Сәнгать йорты булачак”, — диде Рөстәм Хәмитов.
Җитәкчедән әлеге сәнгать форумы белән ШОС һәм БРИКС саммитларына мөнәсәбәте турында да сорадылар. Республика Башлыгы делегация вәкилләренең әлеге күргәзмәне караячагын, бәяләячәген әйтте.
— Саммитта катнашучылар гына түгел, моны республиканың барлык хал­кы күрергә тиеш. Төрле шәһәр­ләрдән һәм районнардан экскурсияләр оештырырга, күргәзмәне балаларга күрсәтергә кирәк. Һәм, һичшиксез, бу күргәзмә республикада рәсем сәнгатен үстерүгә зур этәргеч бирергә тиеш, — диде ул.
Читайте нас: