+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәхнә өчен туган гаилә

Миякә районында Гөлназ белән Фидан Шәфыйковларны күптән инде иң чагу сәхнә йолдызлары буларак беләләр һәм ихтирам итәләр. Мондый олы хөрмәткә алар үрнәкле гаиләләре белән дә лаек.

Бу матур гаилә моннан ике дистә ел элек Стәрлетамак шәһәрендә туа: Мәдәният техникумында укып йөрүче Кыйгы районы сылуы белән Миякә егете чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Укуларын тәмамлау белән хореограф Гөлназ белән оста курайчы һәм музыкант Фиданга Миякә районының ул чактагы җитәкчесе Хәбир Мусин фатир ачкычы тоттыра. Бүген Фидан Шәфыйков — районда гына түгел, республикада танылган курайчы һәм оста башкаручы, аның “Дарман” җыр ансамбле бихисап конкурслар, фестивальләр лауреаты. Гөлназ бишенче ел район Мәдәният сараен җитәкли. Икесе дә читтән торып, югары белем ала, Язгөл исемле сылу кызны үзләре кебек үк сәхнә остасы итеп тәрбияли.
Читайте нас: