+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йолдызлар астында симфония

Уфалылар “Симфония төне”н быел да түземсезлек белән көтеп алды. Ике ел рәттән ул Салават Юлаев янындагы мәйданда узса, быел урынын үзгәртте һәм икегә бүленде.

“Башкортостан” дәүләт концерт залы каршында республиканың Милли оркестры чыгыш ясады. Ачык һавада узган концертны меңәрләгән кеше карады. Классик музыканы киң даирәгә җиткерүгә көчәйтүче аппаратура ярдәм итте. Ике сәгать ярымга Ленин һәм Киров урамнарында транспорт йөреше туктатылды.
Оркестр музыкантлары билгеле классик әсәрләрне башкарды. Аерым алганда, Чайковскийның “Аккош күле” балетыннан Сюита, Сен-Сансның “Самсон һәм Далила” операсыннан “Вакханалия”, Габриэль Фореның “Павана”сы, Жорж Бизеның “Арлезианка” сюитасыннан “Фарандола” кебек әсәрләр яңгырады. Оркестр тулы составта чыгыш ясады (70 кешедән артык). Скрипкада — Илшат Мөслимов, гобойда Ирина Табулдина, торбада — Илья Куленко, флейтада Владимир Семин уйнадылар.
Яшьләр симфоник оркестры, шулай ук ачык һавада, Аксаков исемендәге бакчада 18.00 сәгатьтән чыгыш ясады. Нигездә, Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентларыннан торучы оркестрга “Русиянең яшь сәләтләре” премиясе иясе, Александриядә (АКШ) “Дөнья кубогы” конкурсы лауреаты һәм Костромада Мусин исемендәге Бөтенрусия дирижерлар конкурсы дипломанты булган Линар Дәүләтбаев дирижерлык итте. Программада яшь башкаручылар, халыкара, Бөтенрусия, республика конкурслары лауреатлары Диляра Крайнова белән Дарья Смирнова (флейта), Арслан Умырзаков (курай), җырчылар Гөлнара Вәлиева, Аида Мәҗитова, Руслан Хантимеров, “Кайфуллин Бенд” джаз коллективы, башкалар чыгыш ясады.
Читайте нас: