+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Даниялеләр бавырсак белән сыйланды

Төрле илләр вәкилләре Башкортстан белән кызыксынуын арттыра бара. Республиканы, аның эшчәнлеген, табигатен, халыкның яшәешен, традицияләрен, йолаларын, сәнгатен өйрәнәләр. Иглин районының Карамалы авылында да Даниядән бер төркем кунаклар булып китте.

— Безнең авылда “Хатирә” дип аталган халык ансамбле бар. Җитәкчебез — укытучы Зөһрә Камалетдинова, әгъзалары — төрле буын вәкилләре. Халык йолаларын өйрәнүче, Дания вәкилләре безнең эшчәнлек белән кызыксынды, — ди мәдәният йорты директоры Нәзирә Шәрәфетдинова.
Авылда кунакларга катык тәмләтү йоласы күрсәтәләр. Кул тегермәне белән бодай тарталар. Төрле үләннәр кушып әзерләнгән самовар чәе белән сыйлыйлар. Ра­фаэль Шәрәфетдинов кунакларны ат җигәргә, тугарырга өйрәтә. Кымыз пешү, милли аш-су үрнәкләре белән таныштыралар. Соңыннан мәдәният сараенда концерт күрсәтәләр.
Кунаклар милли киемнәрне, сугылган паласларны, чигелгән йорт кирәк-ярагын кызыксынып өйрәнә, фотога, видеотасмага төшерә. Аш-суны башлап ир-атка бирү йоласы белән бик кызыксыналар. Бавырсак белән чәйне ошаталар. Башкорт халкының кунакчыллыгына, киң кү­ңеллелегенә соклану белдерә алар.
Читайте нас: