+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яхшы кәеф, матур тәэссоратлар калыр

Калтасы районының профильле лагерьларында шөгыльләнүче балалар ял да итә, белемен дә арттыра.Балаларның ялын күңелле һәм фәһемле итеп оештыру өчен урындагы хакимият зур көч сала.Әйтик, Киекбак урта мәктәбе каршында ачылган ”Халыклар дуслыгы” лагеренда балалар милли-мәдәни традицияләр хакында бай мәгълүмат ала. Шәхсән үзем, лагерьны ачу тантанасына баргач, биредәге мари, удмурт балаларының үз туган телләрендә дә, башкортча, татарча да иркен аралашуына исем китте. Моңа алар педагог-тәрбиячеләре ярдәмендә ирешкән.

Калтасы районы хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча бүлеге җитәкчесе Елена Алек­сеева белдерүенчә, районда төрле милләт вәкилләре бертугандай дус яши. “Һәр милләтнең этник төсмерләре, фольклоры үзенчә кызыклы, балаларны шул рухта тәрбияләргә тырышабыз”, — диде ул. Бу җәһәттән, этнографик музейда гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаучы бай экспонатлар тупланган. Алар белән танышканда да укучылар белемен арттыра.

Шушы рәвешле милли-мәдәни традицияләр, халыклар дуслыгы рухында тәрбияләнүче Калтасы районы уку­чыларының җәйге ялы алга таба да фәһемле һәм күңелле дәвам итүен телик.
Читайте нас: