+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Трай типмиләр, сәләтле, иплеләр!

Тәтешледә балаларга өстәмә белем бирү тиешле дәрәҗәгә куелган.Барлык начарлык эшсезлектән килә. Шөгыле булган баланың беркайчан да сыра чөмереп, тәмәке тартып, тәртип бозып йөрергә вакыты калмый. Шуңа да баланы кечкенәдән төрле түгәрәкләргә йөртергә, сәләтен үстерергә тырышырга кирәк. Шөкер, хәзер бу уңайдан мөмкинлекләр күп, нинди генә түгәрәкләр эшләми! Югары Тәтешледә дә балалар өчен хөррият: спорт түгәрәкләре дисеңме, кул эшләренә өйрәнәсең киләме, сәхнәгә тартыласыңмы — рәхим ит, барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Балаларга тәрбия бирү иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булганлыктан, биредә 1956 елда ук Пионерлар йорты ачыла. Ул бүген дә эшли. Дөрес, хәзер ул “Балалар иҗат йорты” дип атала һәм яңа бинага — әкият йорты сыман зур, иркен һәм матур сарайга күчкән. Ә максат шул ук: балаларның сәләтләрен ачу, аларга өстәмә белем бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм шуңа җәлеп итү.
— Сәләтсез бала юк: ул биюче дә, музыкант та, режиссер да, рәссам да, оста да, уйлап табучы да, эзләнүче дә, тарихчы да. Аларның шул сәләтләрен вакытында күреп алып, үстерергә, ярдәм итәргә генә кирәк, — ди Балалар иҗаты йорты директоры Гөлфинә Мөхәммәдиева.
Биредә биш юнәлеш (сәнгати-эстетик, экология-биология, туризм һәм крайны өйрәнү, фәнни-техник, физкультура һәм спорт) буенча төрле түгәрәкләр эшли. Малайлар һәм кызлар теләкләре буенча вокал, бию, гитара, сәнгатьле уку, сәйлән белән чигү, экология, туризм, театр, өстәл теннисы, информатика, радиомодельләштерү һәм башка түгәрәкләргә йөри ала.
Укытучыларның һәрберсе тәҗрибәле һәм үз эшенә мөкиббән. Сынлы сәнгатьтән белем бирүче Нәфисә Кочарина 30 елдан артык гомерен балаларга багышлаган. Укучылары төрле конкурсларда җиңүче исемен яулап, уңышларны арттырып кына тора. Майлы буяулар, гуашь белән генә түгел, хәзер инде йоннан да әллә нинди матурлыклар тудыра Нәфисә Нил кызы һәм укучыларны да шуңа өйрәтә.
Мөдәрис Мортазинны укучылар тирән белеме өчен хөрмә итә, мондый абыйлары булуы белән горурлана. Мөдәрис Әгъзам улының укучылары яулаган җиңүләрне санап та бетерерлек түгел. “ХХ гасыр лабораториясе”, “Киләчәккә адым”, “Яшь технологларның иҗади остаханәсе” һәм башка Русия, республика бәйгеләрендә аның укучылары беренчелекне яулый. Күптән түгел электроника, конструкция нигезләре буенча укучылары Искәндәр Хәкимҗанов, Айдар Солтанов саллы гына уңышларга иреште.
“Феерия” балалар модасы подиумын җитәк­ләүче Айгөл Сәхәбетдинованың фантазиясенә бер шаккатсаң, кулларының осталыгына биш шакка­тырсың. Тукымадан костюмны кем дә тегә, ә сез менә сөт савытларыннан, мунчаладан, кәгазьдән эшләп карагыз. Шул ук вакытта теккән киемегез матур да, уңайлы да булсын! Ә Айгөл ханым аны булдыра! Шуңа да аның түгәрәгенә укучылар бик теләп йөри. “Яшь техногеннар” түгәрәген җитәкләүче Алсу Гарипова да һәрвакыт эзләнүләрдә, һәрвакыт ачышларда. Нәрсәгә генә өйрәтми дә нинди генә тикшеренү эшләре алып бармый ул балалар белән! Алсу Әбүбакир кызы­ның укучылары күмердән кара буяу ясарга да, йомырка сарысыннан ничек сары буяу алырга да белә.
Вәкил Шәрифҗанов исә вокал түгәрәген алып бара. “Крещение салкыннары”, “Арт-старт” конкурсларында аның яшь җырчылары беренче урыннар яулый. Алексей Шаһиев — агачтан могҗи­залар тудыручы, ул үзе дә алтын куллы, укучыларны да, өтерге кебек кораллар белән эш итәргә өйрәтә. Тегү түгәрәген җитәкләүче Гөлдәр Шәрәфет­динова, рәссам-бизәүче Елена Әхия­рова, театр җитәкчесе Марина Мөхәммә­диева, “Виктория” бию түгәрәген җитәкләүче Алевтина Хәйбуллина турында да озак һәм күп итеп сөй­ләргә була.
Берничә ел биредә умартачылык түгәрәге дә эшли, Леонид Байдуллин балаларны умартачылык серләренә тө­шендерә. Уку тәмамланганнан соң балаларга таныклык та бирелә. Олы тормыш юлы­на менә дигән старт түгелмени бу? Бәлки, районда бал корты тотучылар санының ел саен артуында да нәкъ шушы түгәрәк һәм Леонид Байдуллин “гаепле”дер әле! Менә шундый алар — Тәтешле балалар иҗат йорты хезмәткәрләре. Без әле аларның берничәсен генә телгә алып үттек. Биредәге 65 хезмәткәр үз эшләренең чын остасы булганга күрә, укучыларның өйләренә кайтасы да килми, алар монда бөтен вакытларын үткәрергә әзер!
Тәрбия турында сүз йөрткәндә, эстетик тәрбия турында да әйтергә кирәк. Шушы зур бинага кергәч тә үзеңне сихри дөньяга эләккәндәй тоясың. Монда барысы да искиткеч югары зәвык белән матур итеп бизәлгән, һәркайда пөхтәлек, һәр җирдә гөлләр, чисталык. Апалары һәм абыйлары тудырган шушы ямьгә карап, укучылар да аны бозарга базнат итми, киресенчә, матурлыкны танырга һәм сакларга өйрәнә. Коллективның уңышларында, һичшиксез, директор Гөлфинә Хатыйп кызының роле зур. 2009 елдан бирле ул әлеге вазыйфаны уңышлы башкарып килә.
Бирегә йөрүче 1700гә якын бала өчен “Йолдызлык” иҗат үзәге балачакның иң якты һәм ма­тур утравына әйләнгән. Шушындый йорт булуына һәм эш шартлары тудырылуга хезмәткәрләр дә, ата-аналар да бик шат. Яшь буынның үсешенә зур игьтибар бүлүче, барлык кирәк-ярак белән тәэмин итеп торучы район хакимиятенә, аеруча хакимият башлыгы Рушан Гәрәевка рәхмәтле алар.
— Элек-электән “Иң яхшысы — балаларга!” дигән лозунг бар иде. Балалар иҗат үзәгенә килеп керү белән шул сүзләр искә төшә, монда, чыннан да, иң яхшы кешеләр эшли, иң яхшы шартлар тудырылган. Биредә һәр баланы шатланып кабул итәләр, — ди рәхмәтле ата-аналарның берсе Зөбәрҗәт Муллагалиева.
Безгә аңа кушылырга һәм Тәтешленең яшь сәләт­ләрен һәм патриотларын тәрбияләүче бу йортка уңышлар телисе генә кала.
Читайте нас: