Әдәби марафон”ны да кыргызлылар югары дәрәҗәдә кабул итте. Чара барышында урыс, татар, башкорт классиклары да, Илеш җирендә туып-үскән — Суфиян Поварисов, Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, Ринат Хәйри дә хөрмәтләп телгә алынды, аларның шигырьләре яттан сөйләнде, җырлары башкарылды, әсәрләреннән өзекләр укылды.
Чара барышында Иске Аю авылында туып-үскән Хәсән Сарьян иҗатына аерым урын бирелде. Авыл мәдәният йортының драма түгәрәге әгъзалары — Рима һәм Илгиз Сәлимгәрәевлар, Зәлимә Мәҗитова, Эльмира Мәрдәнова, Миләүшә һәм Айрат Мәҗитовлар “Бер ананың биш улы” әсәреннән өзек күрсәткәндә күпләрнең күзләре яшьләнде, залдан: “Чын артистлар кебек уйныйлар” сүзләре ишетелде. Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк, март аенда Х. Сарьянның тууына 85 ел тулу уңаеннан Иске Кыргыз мәдәният йортында зур чара узган, якташ язучыга анда да тиешле кадер-хөрмәт күрсәтелгән иде. Бу юлы да Хәсән Сарьянга мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм якташларының аерым игътибар бирүе күңелгә сары май булып ятты.
Чарага шушы төбәктә туып-үсеп, бүгенге көндә чит җирләрдә яшәп иҗат итүчеләр — Казаннан Зарима Хуҗиәхмәтова (әдәби псевдонимы Мәликә Басыйр), Дүртөйле районы Суккул авылыннан Зәмфирә Шәехова да чакырылган иде. Уяндык авылында туып-үскән Зарима җырлады, шигырьләрен укыды, авылдашларына үзенең дискларын һәм китапларын бүләк итте. Краснояр авылы кызы Зәмфирә туган авылына багышланган шигырьләрен укыды. Мин үзем исә Х. Сарьян турында истәлекләр җыюым, озакламый шуларны аерым бер җыентык итеп чыгарырга ниятләвем турында сөйләдем.
Ахырда сүз шушы төбәктә яшәүче иң яшь иҗатчыга — Груздевка авылыннан Илмира Имамовага бирелде. Ул шигырьләр яза, аларны үзе үк көйгә сала һәм гитарада уйнап башкара икән. Күптән түгел Зианчура районында узган “Кош юлы” дип аталган бард фестивалендә “Тамашачы сөюе” призына лаек булган. Әле дә ул яшьлек хисләре бөркелеп торган яңа шигырьләрен укыды, гитарада уйнап, үзе язган җырны да башкарды. Илмира, чын мәгънәсендә, бу кичәнең ачышы булды.
Иске Кыргызда узган “Әдәби марафон”ны районның мәдәният йортлары хезмәткәрләре семинарында катнашучылар да карады.
— Чараны менә шушылай җентекләп әзерләнеп үткәрергә кирәк, — диде аңа йомгак ясап, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Раил Гомәров.
Район хакимиятенең эшләр идарәчесе Салават Хәйдәров та кыргызлыларның эшенә югары бәя бирде, шушы төбәктә туып-үскән талант ияләренә район хакимиятенең истәлекле бүләген дә тапшырды.
Арытаба Яңа Аю авылы хакимияте башлыгы Фәнил Нәҗметдинов “Әдәби марафон” эстафетасын Ябалак авылы хакимияте башлыгы Рөстәм Гыйлемхановка тапшырды.
Марафонга йомгак 9 октябрьдә район мәдәният йортында ясалып, эстафета ут күршеләребезгә — бакалылыларга тапшырылачак.