Камал театры традиция буенча Башкортстан тамашачысына ике елга бер мәртәбә үз спектакльләрен тәкъдим итә. 110нчы иҗат мизгелендә театр моңа кадәр Уфада уйналмаган 12 спектаклен алып килә.
Гастроль афишасында 4 премьера: Флорид Бүләков пьесасы буенча “Сөясеңме, сөймисеңме...” мелодрамасы; узган мизгелнең иң зур премьерасы “Хуҗа Насретдин” (Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус); Уильям Шекспир трагедиясе буенча куелган “Ричард III” фаҗигале уены һәм тамашачыларның иң яраткан комедияләренең берсе — Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт FM” әсәре.
Гастрольләр 10 сентябрьдә Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән ачылачак. Бу спектакльнең фестиваль тарихы бик бай. 2012 елда ул “Алтын битлек” Милли театраль фестиваль-премиясенең дүрт номинациясендә катнашуга лаек булды. Афишада, шулай ук, Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” романтик комедиясе, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз-Remake” музыкаль комедиясе, татар сәхнәсендә беренче спектакль-фэнтези — Илгиз Зәйниевның “Кечтүкле уен” әкияте һәм 108нче мизгел премьерасы — Г. Камалның “Банкрот” комедиясе.
Гастрольләр, әлбәттә, театрның “йөзек кашы” булган Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”еннән башка уза алмый. Инде ничәнче мәртәбә куелуына карамастан, спектакль үзенең популярлыгын югалтмый.