Фәния Габидуллина тойгылы, фикерле, иң мөһиме, тормышчан шигырьләр яза. Күңел дөньясы аша аның үз шәхесенең күз алдына басуы бигрәк тә әйбәт. Фәния Габидуллина иң элек, ихтимал, табигыйлек белән — гадилек, тормышчанлык белән күңелгә керә:
Туган йорттан ерак киткән саен
Мин сагынам әнкәй икмәген.Бу юлларны образга төрү дә, бизәү дә кирәкми. Гаиләдә беренче бала буларак, “Чыдамлыкта, сабырлыкта башлап гел мин сыналдым. Бер гаепсез булганда да, башлап гел мин кыйналдым”. — Әйтегезче, тормышта шулай түгелмени?
Әниләр турында шигырьләр бихисап, биниһая. Яңача әйтүе дә авыр. Ә бу юлларны укыганда күңел сискәнеп куя:
Безнең уңыш синең өчен
Бәхеттер бит, әнкәй?
Шатлыклардан елар өчен —
Бармы яшең, әнкәй?Хәтта шатлыклар өчен дә күз яше калдымы-юкмы дигән әни образы — тоташ гомер, тоташ язмыш – нинди генә уйлар уятмас! Аз сүз белән күпне бирү — чын шагыйрьлек.
“Кар җырында сагыш ишетелә”, ди шагыйрә. Сәбәбе — туган якны сагынуда. “Туган якның карлары да моңлы”, шуңа да “мартның җилләренә боз эретер өмет салынган”. 1957 елның март аенда Дүртөйле районының Наҗытамак авылында дөньяга килгән Фәния елавына куаныч кушып әти-әнисенә шундый өмет алып килгәндер... Туганда гына еласа икән лә адәм! Тупаслык, котсызлык каршында ачыргаланып, нәфис затның әйтмәс җирдән әйтер сүзе азмы тормышта:
Матурлыкны яклар идем, Ходай,
Яратмадың нигә ир итеп?!Фәния Габидуллинаның иҗаты күңел матурлыгыннан, кайбер ир затына да тәтемәс күңел көченнән тукылган. Миңа, мәсәлән, “Яфрак”, “Челпәрәмә килде кояш”, “Туган йортка кайткач” дигән шигырьләре нык тәэсир итә. Алар баллада рухында язылган. Тирәнлек тә, ышандыру көче дә, тормышчанлык та – барысы да шигъриятле. “Йолдызмы, тоткынмы” дигән шигырьнең тәүге ике юлында ук поэмага ачкыч булырлык фикер ята:
Син табынган йолдызың атылгач,
Урынына уктай очты җаным.Сәнгатебез, сәхнәбез алиһәсе Илсөяр Газетдиновага багышлап нинди мәгънәле, илһамлы сүзләр әйткән:
Күңелләрдә һаман ут кабыза
Йөрәгеңдә янган йолдызың.Шагыйрәгә әйтәсе килә: Фәния, син – таң кызы, йөрәгеңдә – үз йолдызың. Бу йолдызның яктысы шигырьләреңә ихлас һәм мул күчә. Синең үз тавышың, үз юлың бар. Йолдызың синең иҗат юлыңны ныграк яктыртсын. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фәния Габидуллинаның әлеге вакыттагы эшчәнлегенә дә игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Ул зур җәмәгать эше алып бара бит: Республикабыздагы татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе! Хатын-кыз өчен мондый вазыйфа күтәргесез йөк. Ә Фәния Равил кызы бу вазыйфаны, бөтен күңелен биреп, йөрәк көче белән башкара. Аның эшенә хәтта Татарстанда да югары бәя бирделәр. Гәзитләрдән укып, иҗатташ дустым өчен бик шатландым: татар телен, мәдәниятен үстерүдә башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырдылар бит! Котлыйм һәм синең өчен шатланам, Фәния дустым!
Хәсән НАЗАР,
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.