+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 август 2015, 21:53

Элбәк җыены — рухи күпер

Краснокама районының Бачкыйтау авылында 23 елдан соң әлеге бәйрәм тергезелде.Авылларда бәйрәм һәрчак тормышның мөһим өлеше булып санал­ган. Тырышып эшләгән авыл халкы рәхәтләнеп ял итә дә белгән. Хәзерге чор яңа бәйрәмнәрен алып килсә дә, авылның рухын саклаучы, үткән белән бүгенгене берләштерүче искеләре дә исән, алар онытылмый. Ә онытылганнары тергезелә. Краснокама районының Бачкыйтау авылы моның ачык мисалы булып тора. Биредә элек-электән Элбәк җыены уздырылган, бу чара тирә-яктагы барлык авыллар халкын, ерактагы туганнарны һәм якыннарны җыйган. Монда халык күңел ачып кына калмаган, ә борчыган мәсьәләләрне дә уртага салып тикшергән, аларны хәл итү юлларын эзләгән. Җыенның исеме авыл янындагы күлгә бәйле, су буенда үткәрелгәнгә аны шулай дип атаганнар. Элбәк күле әле дә тирә-якның бизәге булып тора, ул балыкка бай, авыл халкының иң яраткан ял урыны да.

Читайте нас: