+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 сентябрь 2015, 22:29

“Зәңгәр шәл”сез гастрольгә чыкканыбыз юк!

Галиәсгар Камал исемендәге театр Уфа тамашачысына тагын нинди күчтәнәчләр әзерләгән?Тиздән Уфага гастрольләр белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры килә. Гадәттә булмаганча, театр ике сәхнәдә чыгыш ясаячак. Күршеләрне 10 сентябрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры кабул итә. Гастрольләр Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” драмасы белән ачыла. Икенче көндә — Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е. Иске спектакль яңарып тора — анда күп яшь талантлар уйный. Вокал партиясен Айгөл Хәйри башкарачак.

— Без “Зәңгәр шәл”не һәр гастрольгә алып чыгабыз, — ди театрның директоры Илфир Якупов. — Халыкның иң яраткан спектакле бу.
Бу сүзләрнең хаклыгын әлеге спектакльгә билетларның әле үк сатылып бетүе дәлилли.
Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” мелодрамасы ике көн күрсәтеләчәк.
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында камаллылар чыгышы 12 сентябрьдә “Хуҗа Насретдин” комедиясе (Нәкый Исәнбәт, Саадалла Ваннус) белән ачыла. Ә инде алдан вәгъдә ителгән “Кечтүкле уен” (Илгиз Зәйниев) гастроль афишасыннан төшеп калган. Аның урынына Туфан Миңнуллинны искә алып, бөек драматургның 80 еллыгы уңаеннан, “Авыл эте — Акбай” әкияте күрсәтеләчәк. Шулай ук, “Нур” сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз-Remake” — музыкаль, Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” — романтик, Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедияләре куелачак.
Уильям Шекспирның “Ричард III” трагик уены белән “Җәйнең бер көнендә” — кече зал өчен әзерләнгән спектакльләр. Беренчесе “Нур” театрының Кече залында куелса, икенчесен кую өчен бераз баш ватарга туры килгән.
— Безнеке кебек Кече зал башка бер җирдә дә юк. Үзенчәлекле ул. Моның белән, әлбәттә, горурланабыз, әмма гастрольләр вакытында техник кыенлыклар туа, — ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтаев. — “Җәйнең бер көнендә” Башкорт академия драма театрының Зур залында уйналачак, тамашачылар спектакльне сәхнәдә караячак.
Киләчәк гастрольләр уңаеннан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында өч театр вәкилләре катнашлыгында матбугат конференциясе узды.
— Театрларыбыз бертуган һәм бер гаилә кебек. Апрельдә безне камаллылар ихлас кабул итсә, әле үзебез зур түземсезлек белән кунак көтәбез, — диде Башкорт академия драма театрының художество җитәкчесе Олег Ханов.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Хаҗиев та камаллыларны кабул итүне абруйлы санавын билгеләде. 1991 елда ачылган театрда Камал театры беренче тапкыр чыгыш ясый. Журналистлар белән очрашуга Татарстанның атказанган артисты, театр актеры, “Банкрот” спектаклендә төп рольне башкаручы Радик Барыев та килгән иде. Аның артистлык карьерасы Башкортстанда, Стәрлетамак шәһәрендә башланган икән. Гастрольгә студентлар төркеме килгән, ә афишада ялгыш Камал театрын язганнар. Мондый зур җаваплылыктан һәм куркыштан яшь артистлар ничек уйнап чыкканнарын да белмәгән, бик тырышканнар һәм зур уңышка ирешкәннәр. Әле театрның төп өлешен шул элекке студентлар тәшкил итә дә инде.
Әйткәндәй, быел, Әдәбият елы уңаеннан төп игътибар классикага юнәлтелсә, киләсе елга, театрның 110нчы юбилей сезонында яшьләргә, яңа исемнәргә сүз биреләчәк.
Читайте нас: