Чынлап та шундый микән “Азалия” исемлеләр? Сынап карыйк...
Заһир Исмәгыйлев исемендәге Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры балеринасы Азалия Җиһаншинаның әле... чәчәк аткан мәле. Утлар уйный күзләрендә, күбәләкләр куна эзләренә Азалиянең.
Кыз Стәрлебаш авылында туып үскән. Сигез яшеннән бию түгәрәгенә йөргән. Укытучысы Әлфия Рәшит кызы Азалиянең биюгә сәләтен тоеп, аны Уфага, Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжына укырга барырга өнди. Училищега керү өчен кирәк сынауны кыз җиңел үтә. Тышкы кыяфәте, буй-сыны, гәүдә төзелеше, сыгылмалылыгы — бар да таләпләргә җавап бирә. Училищеда 8 ел классик бүлектә укый. Укытучысы — Русиянең атказанган, БАССРның халык артисты Венера Галимова.
Әлбәттә, әнисенең җылы кочагыннан аерылып интернатка яшәргә килү җиңел булмый.
— Ул чакта кесә телефоннары юк, шалтыратулар кыйммәткә төшә. Атнасына бер тапкыр әнинең тавышын ишетүем була, “Сагынды-ы-ым!” дип суза да башлый идем, — ди Азалия. Сагына, әмма куелган максатыннан читкә тайпылмый. Училищены ташлап авылга кайтып китү уен башына да кертми.
Өйдән читтә булгач, Азалия, тиз арада үзаллылыкка өйрәнә. Әйтик, бүлмәдә тәртип булдыру, өс киемнәрен чиста тотудан башлана бу үзаллылык. Иң авыры, әлбәттә, дәресләр.
— Гомум белем бирү дәресләрне үзләштерүдән бигрәк, сезнең сәхнәдә үз-үзегезне тота белүегез мөһим, — ди ул чактагы директор Али Бикчурин. Һәм биючеләр барлык көчен салып тырыша...
Әйткәндәй, гаиләсендә бию белән мавыгучылар юк — медиклар һәм финансистлар.
Азалия укуын 2005 елда тәмамлый һәм Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына эшкә алына. Людвиг Минкусның “Дон Кихот”ында — Мерседес һәм Чегән хатыны, Адольф Аданның “Жизель” балетында — Батильда, Петр Чайковскийның “Лебединое озеро”сында — Әби патша, Кара аккош, “Щелкунчик”та — Штальбаум бикә, Сергей Прокофьевның “Ромео и Джульетта”сында Леди Капулетти, әле баручы барлык спектакльләрдә дә катнаша. Башы белән эшкә чумган.
— Артист гомере кыска, — ди Азалия серле елмаеп. — 35 яшькә кадәр син күп партияләрне башкарып, үз амплуаңны танытып өлгерергә тиешсең. Ә сәхнәдә үзеңне ирекле тоту өчен даими эшләргә кирәк. Көн саен күнегүләр үтәбез, ялларда да, бәйрәмнәрдә дә. Бер көн шөгыльләнмәсәң, тиешле формага кайту өчен ике көн күнегүләр таләп ителә. Аннары, төрле кеше төрлечә. Кемдер 40 яшьтә дә җиңел бии, кемдер 35тә дә бии алмый. Репетицияләр дүртәр сәгать бара, кайчак кич спектакльләр дә була. Түземсезлек белән сезон ачылуны көтәм. 19 сентябрьдә театрыбызда — Владимир Васильев куйган “Анюта” спектакле. “Анюта” барыбызга да ошый. Үзенчәлекле ул, күп бизәкле, матур, эчтәлекле...
Балерина булгач, катгый диеталар тота, үзен кысаларга бикләп куйган, дип уйлыйсызмы? Шулай да, шулай түгел дә.
— Гадәттә, иртәнгелеккә һәм төшке ашка составында углеводлар һәм аксым булган ризык ашыйм. Төштән соң капкалап алуга — җиләк-җимеш, анысын да кич ашарга тырышмыйм, чөнки шикәр-глюкоза бар, ә ул симертә. Кичке ашлар углеводсыз булырга тиеш.
Тик авылда бу кагыйдәләр бозыла. Картәнием барысын ашата, чебурекларны да сыпыртып куям хәтта.
Әнисе Әлфия Азалияне берүзе тәрбияләгән. “Барлык көчен, мәхәббәтен миңа бирде”, — ди кыз аның турында. Күңелен яулаучы ир-егетнең барлыгын-юклыгын сорашкач исә, болай дип җавап бирде:
— Ир-атлар арасыннан иң яраткан кешем — картәтием Мәҗит иде. Ул мине бик иркәләде. Укыган чакта каникулга кайта идем, әни хуҗалыкта ярдәмләшергә үтенә. Ә картәти рөхсәт итми! “Азалиянең куллары эш өчен түгел, ул сәнгать өчен яратылган”, — ди иде. Картәтиемне бик сагынам... Ә ирем булырлык кешене әле очратмадым, гомер юлдашын сайлау җиңел, тиз башкарыла торган эш түгел минем өчен. Шуңа, әлегәчә төп игътибарымны эшкә бирәм.
Азалия Җиһаншина театр белән күп җирләрдә гастрольдә булган.
— 19 яшьтән йөрим гастрольгә, — ди балерина. — Беренче сәяхәтем Португалиягә булды. Аннары Бразилиягә бардык. Чиксез океан хозурлыгын әле булса оныта алмыйм. Бразилиянең архитектурасы үзенчәлекле. Кибетләрендә матур әйберләр күп. Кытай, Италия, Мексика, Германия, Финляндия, Америка, Канада, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булдым. Һәр илнең үз матурлыгы, истәлекле урыннарда булып, танышырга тырышам. Гастрольләр авыр түгел, әмма юл арыта. Кайчак утызар сәгать автобуста барырга туры килә. Коточкыч арыта! Әмма барып җитәсең, сәхнәгә чыгасың һәм бар арулар да онытыла. Күп җирләрдә булдым һәм шуны әйтә алам: туган ягым — иң матуры!
Азалиянең әле чәчәк аткан чоры. Сылулыгы белән дә, кылган гамәлләре белән дә, эшенә карата зур җаваплылыгы, ныкышмалылыгы белән дә сокландыра ул. Димәк, исем җисемгә туры килә!