+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 октябрь 2015, 21:05

Театрда — хәтер кичәсе

Татарстан белән Башкортстанда күренекле драматург Туфан Миңнуллинның 80 еллыгы киң билгеләнә.

5-11 октябрьдә Казанда Г. Камал һәм К. Тинчурин театрларында Туфан Миңнуллинга багышланган театр декадасы үтте. Анда Башкорт академия драма театры да катнашты. 20 октябрьдә ике республиканың театр җәмәгатьчелеге Уфада М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына әдипнең хәтер кичәсенә җыелачак. Анда Туфан Миңнуллин пьесалары буенча спектакльләр барган театрлар — Башкорт дәүләт академия драма, Салават башкорт дәүләт драма, Уфа “Нур” татар дәүләт, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрлары, Сибай һәм Стәрлетамак театр-концерт берләшмәләре, Татарстаннан Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия һәм Түбән Кама дәүләт драма театрлары катнашачак.

Читайте нас: