+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2015, 21:55

Башкортстан янә дөнья үзәгендә!

Республика халыкара мәдәният фестивален кабул итәчәк.Башкортстан 2020 елда халыкара мәдәният фестивален — Бөтендөнья Фольклориадасын үзендә үткәрү хокукы алды. Мондый карар 12-18 октябрьдә Арекипа шәһәрендә (Перу) үткән Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгатьләр оешмасы халыкара советының 45нче Бөтендөнья конгрессында һәм Генераль ассамблеясе (CIOFF) кысаларында кабул ителде.

Бөтендөнья Фольклориадасы кешелек дөньясының күпкырлы традицион мәдәни мирасын заманча күрсәтү һәм саклау максатында дүрт елга бер тапкыр үткәрелә.
2020 елның җәендә Башкортстан ике атнага үзенчәлекле театр­лаштырылган мәйданчыкка әвереләчәк. Анда дөньяның 60 иленнән 3 меңгә якын артист үз милли музыкасын, биюләрен, халык кәсепләрен, аш-суын, киемнәрен һәм сәхнә сәнгатен күрсәтәчәк. Фестивальне караучылар, гади тамашачы гына булып калмыйча, анда турыдан-туры катнашу — дөнья халыклары сәнгатен, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнү, үзенчәлекле милли ризыклардан авыз итү — мөмкинлеге алачак.
Республика Хөкүмәте делегациясе мөһим халыкара чараны үзендә үткәрү өчен төбәк мөмкинлекләрен һәм мәдәни байлыкларын уңышлы тәкъдим итте.
Башкортстанның мәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү буенча CIOFF белән уңай хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, быел җәй республикада Халыкара советның төп мәдәни вакыйгалар календарена кертелгән “Бердәмлек — Содружество” халыкара фестивале үтте.
— Русиянең санкцияләр басымы кичергән мәлдә иң зур халыкара фестивальне үзендә үткәрү хокукы алуы зур әһәмияткә ия. Бу сәяси киеренкелек чорында мәдәниятнең, иң беренче чиратта, үзара бердәм хәрәкәт итү, аралашу һәм аңлашу мөмкинлеге бирүче инструмент булуын дәлилли. Бөек урыс мәдәнияте — һичшиксез, безнең илнең “йомшак көче”. Фестивальне бездә үткәрү карары дөнья мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрне һәм ата-бабаларыбызның яшәү рәвеше турындагы истәлекне саклауда Русиянең ролен ассызыклый, — дип билгеләде Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский.
— Бу зур фестивальне Башкортстан кабул итәчәгенә мин бик шат, — диде Рөстәм Хәмитов Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә. — Әлеге мөһим вакыйгага әзерләнү өчен якындагы дүрт елда без актив эш алып барырга тиеш. Республика Хөкүмәте һәм барлык муниципалитетлар алдына бөтен сәхнә мәйданчыкларын бердәй тәртипкә китерү, шәһәрләрне һәм районнарны төзекләндерү бурычы куелды.
Читайте нас: