+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2015, 21:42

Чишмәләр челтерәвендә — бәхет җыры

Стәрлебаш районының Бакый авылында берьюлы өч бәйрәм гөрләде.Кешене аз гына вакытка булса да бәхетле итү өчен бер җылы сүз җитә. Балаларга — кайнар кочак, өлкәннәргә — игътибар, эшләүчегә — хуплау, ялкауга тәнкыйть кирәк. Чәчәкләр дә җылысыз, сусыз үсми, иҗат белән дә шулай. Әгәр дә илһам йөрәк түрендә генә калып, читкә чыкмый икән, ул канатланмый, югары очмый, киресенчә, яшеренә, кача башлый. Каләм иясен үстерү, аның күңелендә өстәмә дәрт уяту өчен, һичшиксез, иҗатын халыкка тарату мөһим.

Стәрлебаш районының Бакый авылы — илһамлы як. Биредә табигать үзе үк әйткән сүзеңне — шигырьгә, ши­гыреңне җырга әйлән­дерергә әйди. Шуңа да бу якта каләм тибрәтүчеләр байтак. Аларның иҗаты саф, эчкерсез, нәкъ зур шигърият диңгезенә койган кабатланмас чишмәләр кебек. Бу чишмәләрнең ташлар ярып, җир-ана куеныннан бәреп чыгасы, олы елгаларга кушыласы бар әле. Чиш­мәләрне чүп басмасын, юлларын киртәләр капламасын, дип җан атучылар да бар. Бакыйлылар бу җәһәттән бәхетле — биредә туып, бүген Уфада “Регионстрой+” җәмгыятенә җитәк­челек итүче Фәзит Фаткуллин авылны күтәрүгә барлык көчен сала. Аерым алганда, мәктәп, китапханә, музей да, мохтаҗ­лык кичерүче аерым кешеләр дә Фәзит Әхәт улының яр­дәмен һәрдаим күреп тора. Бакыйлы­ларның иҗат җимеш­ләреннән тупланган һәм “Бакый чиш­мәләре” дип аталган китап — аның авылдашларына булган чираттагы бүләге. Шулай саклап торучылар, башлап юл яручылар булганда, әл­бәттә, кипмәс чишмәләр тулыланыр, сулары тәм­ләнер генә!
Шушы көннәрдә Бакый авылында матур, истәлекле кичә узды. Ул өч бәйрәмне берләштерде. Беренчедән, чара Республика көненә багышланды, икенчедән, бәй­рәм­д­ә районның 85 еллыгы билгеләп үтелде. Бу истәлекле вакыйгалар белән чарага җыелучыларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров тәбрикләде. Ә инде авылдашларны бердәй сөендергән өченче бәйрәм — ул Фәзит Әхәт улы тырышлыгы һәм аның матди ярдәме белән чыгарылган китапның исем туе булды. Бакый авылында туып-үскән иҗатчыларның әсәрлә­реннән тупланган җыентык эш сөйгән халкыбыз һәм аның илһам чишмәсенә ия булган кешеләре турында бәян итә. Озак еллар Уфада яшәп тә туган ягы өчен янып-көеп торучы, күп кешегә ярдәм кулы сузган Фәзит Әхәт улы инде икенче китабын чыгарды. Бу изге эшен башкарып чыгаруда аңа, аерым алганда, авылдашлары Галия Вәлиева белән Рәмилә Әдеһәмова ярдәм иттеләр.
Кичәне Бакый авылы хакимияте башлыгы Фәнүр Вәли­шин башлап җибәрде. Ул җыелучыларны кайнар сәлам­ләде. Бәйрәмдә чакырылган кунаклар — бик күп шигъри җыентык һәм җыр авторы, Русиянең, Башкорт­станның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкорт­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагул, Башкорт­станның халык артисты, курайчы Ишморат Илбәков, Русиянең һәм Башкорт­станның Журналистлар бер­лекләре әгъзасы Франгизә Илбәкова, галим һәм язучы Наил Мәхмүтов, “Юлдаш” каналы мөхәррире Хәбирә Хәмидуллина һәм башкалар катнашты. Бәйрәмне котлап, Фәрит Батталов, Гөлдәр белән Зилия Яппаровалар, Альфира Фаткуллина, Рәвия Дәминева, Фроза Яковлева, Зөлфә Мөлекова, Наилә Байтимерова, Зөфәр Гафиев, Эльнара Фәйзуллина кебек үзешчән артистлар чыгыш ясады. Һәркайсы Фәзит Әхәт улына исәнлек, озын гомер теләп, авылны кайгыртканы өчен зур рәхмәтен белдерде.
Кичәдә Фәзит Әхәт улы турында җылы сүзләр күп әйтелде. Берсен-берсе уздырып, авылдашлар аңар­дан күргән ярдәм хакында сөйләде. “Безнең Фәзит күп вагоннар тартып баручы поезд локомотивы кебек ул”, дип тә шаярттылар.
...Бер уйласаң, үткән
гомер
Иксез-чиксез юл кебек.
Бер уйласаң, иртән
шытып,
Кичен шиңгән гөл кебек...
Авылда яшәүче Ямал Вәлишина шигыреннән алынган әлеге сүзләр һәркемгә дә кагыла. Күпме генә озын булып тоелмасын, гомернең бер мизгел генә икәнен онытырга ярамый. Тәмен белеп яшәп калырга, үзеннән соң якты эз калдырырга тырышу хакында уйлана кеше. “Утлар, сулар кичкән газиз авылым” дигән бүлектә автор шул хакта фикер йөртә.
Китап авылның тарихын бәян итүдән башлана. Беренче савучылары, беренче тракторчылары, беренче җитәкчеләр телгә алына. Авторның бала һәм үсмер чаклары да Бакый белән тыгыз бәйләнгән. Авылның матур тарихын язучылар белән таныштыра китап. Сәет, Гаяз, Альфира, Марс Фаткуллиннар, Зәйни, Наил, Рәсүл Вилдановлар, Әнвәр Зәбиров, Илгиз Заликаев, Сәетгали Абсаттаров, Раил Вәлиев кебек талантлы шәхесләр белән танышабыз.
Концертта да яңгыраган “Бакый авылы җыры”н Рамил Чурагул язган. Рамил Мотаһар улы “оҗмахның бер почмагы” дип атаган авыл­ның бүгенге яшәешендә җи­тәкчеләр тырышлыгы сизелә. 2011 елда авыл хакимияте башлыгы итеп сайланган Фәнүр Вәлишин күпләргә үрнәк булырлык. “Ышанычлы җитәкче” дигән бүлектә аның турында бәян ителә.
Арытаба китапта сүз авылдагы каләм осталарына бирелә. Сәбилә Фаткуллина, Ямал Вилданова, Ямал Вәлишина, Фатыйма Абсаттарова һәм аның оныгы Газим, Гөлшат Тәтегәчева, Гәүһәр Низамова, Тәнзилә Вәлиева, Фәрит Вәлишин иҗат иткән шигырь, җыр һәм хикәяләрдә — туган як моңнары, урындагы гореф-гадәтләр, тел үзенчә­лекләре.
“Бүген Бакыйның “Правда” агрофирмасы районда алдынгы хуҗалык булып исәпләнә, — дип яза автор. — Авыл­дашларыбызның сынатырга уе юк. Тырышып эшлиләр, күрсәткечләрне көннән-көн күтәрәләр. Шундый көчле хуҗалык булганда, Бакый авылы аягында нык тору гына түгел, тагын да зуррак уңышларга ирешер әле!” Моңа өстәп, шуны гына әйтәсе килә: Фәзит Әхәт улы кебек туган ягы, халкы өчен янып яшәүче эшкуарлар булганда, авылларыбыз гына түгел, гомумән, республика, илебез үсеш кичерәчәк. Бихисап рәхмәт сүзләрен җит­кереп, авылдашлар Фәзит Фаткул­линның районның шәрәфле шәхесе исеменә күптән лаек булуын әйтте.
Оста куллар тукымада ничек итеп җептән гөлләр үрсә, шул рәвешле Бакый җирен дә чишмә-сулар бизи. Кадерләп тәрбияләнгән саф сулы чиш­мәләре белән бергә бакый­лыларның иҗат чиш­мәләре дә челтерәп ага. “Языгыз гына, ун китап та чыгарырбыз!” дип вәгъдә бирде юмарт эшкуар.


Бакый авылы.
Читайте нас: