+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 октябрь 2015, 23:02

Фольклориада республиканы дөньяга танытачак

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ТАСС агентлыгына интервью бирде.Быел июльдә Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары төбәкнең “визит карточкасы”на әйләнде һәм Башкортстанга 2020 елда Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү хокукы алу мөмкинлеге бирде. Бу зур бәйрәм республикада ике атна дәвам итәчәк. Шул турыда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.

— Без үзебездә халыкара дәрәҗә­дәге зур чаралар үткәрү яклы. Киң фор­матлы вакыйгалар арасында Фольк­лориадага чыктык. Киләсе фестива­льнең кайда үтәчәген билге­ләүче Совет, тәкъдим ителгән материалны караганнан һәм республика вәкилләренең чыгышын тыңлаганнан соң, бу күләмле чараны республика башкаласы Уфада үткәрүне хуплады. Билгеле ки, моңа быел бездә үткән ШОС һәм БРИКС саммитлары сәбәпче булды. Совет фестивальне Башкортстанда үткәрүгә бертавыштан ризалык бирде, — диде Рөстәм Хәмитов.
Фольклориада Русиядә беренче тапкыр үтәчәк.

Башкортстан туристларны көтә

— Безгә күпсанлы туристлар килә­чәк, дип көтәбез. Мәсәлән, Көньяк Кореяда үткән Фольклориада вакытында анда 700 меңгә якын турист 800 концертта булган. Безгә дә шундый ук күләмле вакыйгага әзер­ләнергә кирәк, — диде төбәк Башлыгы.
Аның әйтүенчә, бу бәйрәм Уфада гына түгел, бөтен республикада үтәчәк.
— Фестивальне ачу тантанасыннан соң дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар республика буйлап таралачак. Барлык шәһәрләрдә һәм муниципалитетларда төрле чаралар оештырылачак. Без оештыручылардан бу зур вакыйганы июнь азагы — июль башларына, ягъни сабантуйлар чорына туры китерүне сорадык. Алар моңа риза булды, — диде Рөстәм Хәмитов.

Зур чыгымнар кирәкми

Әлеге вакытта “Фольклориада-2020”гә әзерлек буенча оештыру комитеты төзелә. Аның составына Русия Хөкүмәте әгъзалары керәчәк, финанслау күләме билгеләнәчәк.
— Чыгымнар зур булмас, дип уйлыйм. Чөнки мондый төр фестивальләр залларда түгел, ә ачык һавада төзелгән сәхнә мәйданчыкларында үтә, — диде республика Башлыгы. — Алдагы дүрт елда актив әзер­лек эшләре алып бару зарур. Бөтен республика буенча сәхнә мәйданчыкларын бер төрле тәртипкә китерергә, шәһәрләрне һәм районнарны төзекләндерү эшен дәвам итәргә тиешбез. Республика Хөкүмәте һәм муниципалитетлар алдына шундый бурыч куелды.

Билетлар алдан сатылачак

— Барысына да мәгълүм булсын өчен шуны әйтергә кирәк: Башкортстан 2020 елда Русия халык иҗады үзәгенә әйләнәчәк. Шуңа күрә безгә килергә һәм билетларны алдан алып куярга кирәк, — дип белдерде Рөстәм Хәми­тов. — Шул ук вакытта халык кәсепләре күргәзмәсен дә җәелдер­мәк­чебез. Ике күркәм вакыйганы берләштерергә ниятлибез.
Беренче Фольклориада 1996 елда Нидерландта, аннары Япониядә, Венгриядә, Кытайда һәм Көньяк Кореяда үткән. Алдагысы киләсе елда Мексикада узачак.

Мәртәбәле чаралар үткәрүгә дәгъва итәбез

Рөстәм Хәмитов Башкорт­станның 2018 елда Евразия хатын-кызлар форумын үзендә үткәрүгә гариза бирүе һәм әлеге вакытта аның каралуы турында белдерде. Республика 2019 елның җәендә Халыкара балалар уеннарын үткәрүгә дәгъва итә.
— Бу вакыйга дөньяның якынча 60-80 иленнән 100-120 шәһәрне җәлеп итәчәк. Анда мәктәп укучыларыннан торган җыелма командалар катнашачак. Бу балалар өчен мавыктыргыч уеннар булачак, — диде агентлык хәбәрчесе.
— Шулай ук, 2021 елда дөнья умартачылары форумын да республикада үткәрү өчен тырышабыз. “Апимондия” дип аталучы бу чара — дөньяның 120-130 иленнән 12 мең кеше катнашлыгында үтүче вакыйга, зур күргәзмә. Бу форумны үзебездә үткәрү мөмкинлеге зур, дип уйлыйм, — диде Рөс­тәм Хәмитов. — Чөнки әлеге оешманың элекке президенты Жиль Ратиа әфәнде, быел августта республикага килеп, бездәге тыюлыкларны караганнан һәм чолыкчылык кәсебе белән танышканнан соң, “Боларны бөтен дөнья күрергә тиеш”, дигән фикер әйткән иде.
Башкорт балын кем генә белми?! Ул — брендка әйлән­гән милли ризыгыбыз. Һәм без аның Русиядә беренче бренд булуына ирешергә телибез, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: