+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 октябрь 2015, 21:19

Варисларың яралгандыр тоташ моңнардан гына

“Башкортостан” дәүләт концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале гала-концерты үтте.Соңгы елларда җыр сәнгате буенча бәйгеләр, фестивальләр еш оештырыла, аларда көчен сыный алганнар да хәтсез. Мондый күренешкә бары тик шатланырга кирәк. Димәк, халык моң ярата һәм яшь башкаручыларга осталыкларын сынарга мөмкинлекләр арта. Җыр бәйгеләре, фестивальләре арасында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале мөһим урын били, чөнки фестиваль, дөньяга яңа “йолдызлар” ачудан биг­рәк, татар җыр сәнгатенең традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә дә зур өлеш кертә. Уфа тамашачылары моңа янә бер тапкыр инанды.

Концерт башланганчы фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов фестивальне оештыруга һәм үстерүгә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәшит Ваһапов фести­валендә Башкорт­станның яшь сәнгать осталары да даими катнашып, югары казанышларга ирешүе игътибарга лаек. Бу юлы да тамашачылар якташлары белән горурланып утырды. Фестивальнең гран-при иясе, Башкортстан дәүләт филармониясе солисты Рус­лан Сәйфетдинов “Сандугач”, “Күңелемдә яз” җырларын башкарды. Башкортстан егетләре Рифат Шәрәфет­динов белән Артур Шөгәепов чыгышлары да алкышларга күмелде.
Сәхнәгә, яшьләрдән тыш, танылган җырчылар Фәдис Ганиев, Венера Ганиева, Илһам Вәлиев, Халидә Бигичева, Зөһрә Шәрифуллина һәм Фердинанд Сәлахов та чыкты.
Соңгы елларда фестиваль Русиянең 51 төбәгендә һәм дөньяның 11 илендә үткән. Бу татар җырының исән булуы һәм киләчәге барлыгы турында сөйли.
Читайте нас: