1925 елда партиянең Казахстан край комитетының беренче секретаре вазыйфасына Филипп Голощекин тәгаенләнә. Ул идарә иткән чорда халыкның малы, мөлкәте тартып алына. Бер урында ашатып туйдырып булмаганга, малларны чалырга туры килә. 1933 елда 40 миллион баш малдан уннан бер өлеше генә кала. Мал тоту төп яшәү чыганагы булган казахлар өчен бу сәясәт үлем белән бер була. Кайбер мәгълүматлар буенча, 1931-33 елларда Казахстан төп халкының 48 процентын, 2 миллионга якын кешесен югалта. Булдыра алганнар Кыргызстан, Кытай, Монголия, Иран һәм Әфганстанга кача. Казахларны утрак тормышка күчерергә тырышу зур корбаннарга китерә. Малын бирмәскә теләүчеләр белән кызылармиячеләр катгый көрәш алып бара. Кайберәүләр авыллары белән качарга тырышканда, аларны “басмак бандасы” дип атап, юк итәргә тырышалар. Кытайга качып чыгарга теләүчеләрне дә еш кына пулемет уты каршы ала. Шулай да, йөзәрләгән мең казах Кытайга качып гомерен саклый ала.
Бары тик 1970 елда казахлар халык санын 1926 ел дәрәҗәсе белән тигезли...
Язучы һәм журналист Олжас Жанайдаров шушы вакыйгалар турында бәян итә. Авторга 35 яшь, ул Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә туган. Урыс телендә роман, повесть, хикәяләр иҗат итә. Берничә пьеса авторы. “Джут”ны 2013 елда язган. Аны урысчадан башкортчага Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, спектакльдә Ербол ролен башкаручы Хөрмәтулла Үтәшев тәрҗемә иткән.
Пьесаны сәхнәгә куючылар: режиссер — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов, рәссам — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Нестеров, музыкаль яктан бизәүче — Илшат Яхин, хореограф — Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Әскарова.
Драмадагы вакыйгалар Казахстанда 1931 елда бара. Миллионлаган кешегә кагылган афәт бер гаилә язмышы аша күрсәтелә. Ирле-хатынлы Әхмәт (Фәнис Рәхмәтов) белән Сәүле (Римма Каһарманова) дә — сәясәт корбаннары. Аларның кичерешләре аша кайгының, чарасызлыкның никадәр зур булуы күренә. Коточкыч авыр шартларда да, барлык туганнарын, танышларын, ике баласын югалтып та, Әхмәт белән Сәүле мәхәббәтләрен саклый ала. Үлем белән йөзгә-йөз очрашканда да алар Кеше булып калырга тырыша. Сәүле — акыллы хатын, ирләрчә чыдамлылык, хатын-кызларга хас хислелек бар аңарда. Ул ирен саклап, яклап, аның күңелен үстереп яши белә, Әхмәте өчен гомерен дә кызганмый. Әхмәт кайчак йомшаклык күрсәтсә дә (бу да аклана, аңы ачлык белән томаланган), гаиләсен коткару өчен өзгәләнә.
Коточкыч, тетрәндергеч ачлык. Һәм шуларга контраст рәвешендә — бүгенге тормыш. Ачы вакыйгалар тарихта калган. Бай тормышта яшәүче хәбәрче кыз Лена белән Официантка (аларны ике составта Милена Сираева белән Гөлмирә Исмәгыйлева алмашлап уйныйлар) ачлык турында белмиләр. Алар гына түгел, бу хакта яшьрәк буын тамашачы да белми. Экранда саннар чыга. Бүген дә Җир шарында минутына — 11, көненә — 16 000, елына 6 миллион бала ачтан үлә икән...
Хәзерге көн вәкилен гәүдәләндерүче Ербол авызыннан күп кенә проблемалар күтәрелә. Икмәк кадере, телне, гореф-гадәтләрне, тарихны саклау турында сөйли ул. Ата-бабалары кичергәннәр Ербол өчен гомерлек сабак булган. Ул инде беркайчан да икмәкне чүп савытына ташламаячак.
Кыска гына эпизодларда күренеп калучы Официантка әллә ни зур әһәмиятле роль башкармый да кебек. Әмма уйласаң, без барыбыз да күп вакыт шул официантка белән охшашбыз: кеше кайгысына битарафбыз... Лена да пьеса барышында Ербол ярдәмендә шул битарафлыктан арына башлый.
Тамашачы, геройлар тормышына чумып, әсәрдәге вакыйгалар эчендә яши. Моңа актерларның да, тамашачыларның да бергә булуы, геройлар азлыгы, беренче минутлардан ук күңелне биләп алучы сюжет, яктылык, көй, декорация, тагын күп нәрсәләр ярдәм итте.
Р.S. Спектакль башланыр алдыннан режиссер янына бардым һәм спектакльнең үзенчәлеге хакында берничә сүз әйтүен үтендем. “Әле түгел. Соңрак. Кирәк булса, тамашадан соң”, — диде Айрат Әхтәм улы.
Менә спектакль тәмамланды. Йөрәк чыгып атылырдай тибә. Күзләрдән туктамыйча яшь тәгәри. Әхмәт белән Сәүлене кызгануның чиге юк. Тарихны тискәрегә борып, яңадан барысын да дөресләп язасы, барысын да коткарасы килә. Тик гомер агышлары тискәрегә борылмый шул. Шулай да, бүгенгенең кадерен белеп өлгерергә мөмкин. Икмәкне кулга алган саен, ачлыктан интегүчеләрне уйларга. Милләт буларак югала язган халыкны искә алып, үзеңнең телең, динең, гореф-гадәтләрең хакында кайгыртырга. Безнең моңа вакыт бар әле!