+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 ноябрь 2015, 21:58

Яшибез әле һаман да Фәридәле, Бәхтиле заманда!

“Ике аккош” фестивале талантлы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерә.Татар халкының сәнгать мирасында иң чагу һәм әһәмиятле күренеш ул — җыр. Нәкъ җыр аша кешеләрнең милли рухы, хис-тойгылары, гореф-гадәтләре ачыла. Җыр халыкның холкын, аның игелеген, киң күңеллелеген, сәләтен, тыйнаклыгын чагылдыра. Җыр догадай күңелләрне сафландыра, аның аша кеше милли мәдәнияткә, халкының данлы үткәненә бәйлелеген тоя. Җыр югалса, халык та югала.

Башкортстанның гына түгел, Идел буе халыкларының да мәдәниятен һәм сәнгатен Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин исемнәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Алар республиканың музыкаль мәдәниятен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Югары иҗаты — кабатланмас моңнары, онытылмас җырлары белән Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашева Башкортстан халыкларының зур мәхәббәтен яулады.

Башкортстан татарларының Төбәк милли мәдәни автономиясе гамәлгә ашырган проектларның берсе — “Ике аккош” республика җыр һәм музыка конкурсы Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның рухи мирасын саклауга юнәлтелгән. Чара республиканың Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләре, Башкортстан халыклары ассамблеясе ярдәме белән уза. Фестивальне үткәрү урыны Бәхти Гайсин белән Фәридә Кудашеваның туган ягы — Авыргазы һәм Чишмә районнары. Проектның кураторы — Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов.

Конкурс ике номинациядә уза.

Беренче номинация “Аерым җырлау” дип атала, анда Фәридә Кудашева репертуарыннан бер җыр һәм халык җырларын яки хәзерге музыкаль әсәрләрне (шул исәптән автор җырлары да) башкару таләп ителә.

Икенче — “Инструменталь башкару” дигән номинациядә Бәхти Гайсин репертуарыннан музыкаль әсәр башкару сорала (баян). Коллективлар (инструменталь ансамбльләр) чыгыш ясавы да хуплана.

Конкурста катнашу өчен үзешчән башкаручылар, шулай ук, уку йортлары студентлары, яшь башкаручылар, аерым җырлау өчен — 14 яшьтән, халык уен коралларында уйнау өчен 5 яшьтән өлкәнрәкләр чакырыла.

Бәйге ике турда уза. Беренче тур сентябрь-октябрьдә районнарда үтте. Икенче турда — 13 ноябрьдә — Авыргазы районында баянчылар, 20 ноябрьдә Чишмә районында җырчылар ярышачак. Җиңүчеләр 7 декабрьдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына Гала-концертка җыелачак.
Читайте нас: