+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 ноябрь 2015, 21:07

“Чәчкәләр уяныр”

Благовар районында Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар бәйгесе зур уңыш белән үтте. Республикада соңгы чорда, күренекле сәнгать әһелләренең иҗатына багышлап, аларның туган төбәкләрендә фестиваль-конкурслар үткәрү матур гадәткә әверелеп бара. Мәсәлән, татар-башкорт сәхнә йолдызлары Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин истәлегенә мондый чара Чишмә һәм Авыргазы районнарында быел икенче тапкыр оештырылды. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, мәшһүр композитор Рим Хәсәнов җырларын башкаручы һөнәри әзерлекле җырчылар һәм үзешчән сәнгать осталары исә җыр-моң бәйгесенә Благовар районына җыелды.

Читайте нас: