Яңа сезонда да сынатырга исәпләре юк “Мирас”лыларның. Кичәдә кытай, төрек, гарәп телләрендә яңгыраган җырлар бик җылы кабул ителде. Моннан тыш, хор артистлары башкорт, урыс, татар, кырым татарлары, мари, молдаван һәм башка халыкларның җыр-моңы белән сөендерде. Рәшидә Идрисова, Илшат Шәйхуллин, Арина Трофимова, Алена Завьялова, Венера Юлгилдина, Салават Мөхәммәтъяров, Юнир Сагынбаев, Ирина Гыймалетдинова һәм башкаларны тамашачы яңадан ачты дисәк тә була. Шунысын да әйтеп үтү урынлы булыр: ансамбльнең художество җитәкчесе Нәфирә Икъсанова, баш хормейстер Эльвира Гайфуллина, баш балетмейстер Әлфия Тимергазиева, “Забава” урыс халык уен кораллары ансамбле җитәкчесе Сергей Гориченский халыклар дуслыгына багышланган тамашаның исеме җисеменә туры килсен өчен һәр чыгышка иҗади караган, зур көч салган.
Биючеләр дөнья халыклары сәнгате белән таныштыруны хореографик композиция аша башлады. Арытабангы һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Ә инде абхаз, молдаван, аргентина биюләре аеруча җылы кабул ителде. Гомумән, биючеләр бу халыкларның үзенчәлекле сәнгатен тамашачыларга барлык тулылыгында җиткерүгә иреште.