Китап гасыры да булсын иде
Стәрлебаш районында иҗат кичәләре эстафетасы дәвам итә.Әдәбият елын да тәмамлап киләбез. Республика шәһәрләрендә, район-авылларында китапка кимегән игътибарны арттыру максатыннан күпсанлы чаралар уза. Шагыйрь-язучылар халык белән гадәттәгедән ешрак очраша, тамаша залларында шигырьләр яңгырый.Ә бит әдәбият тормышыбызның үзәге булырга тиеш. Әдәби әсәрләрдә — бар булмышыбыз, үткәнебез һәм киләчәгебез. Күңелнең иң түрендә булганнар, иң борчыган мәсьәләләр, иң якын төшенчәләр кәгазьгә күчә. Әдәбият елы ахырына якынлашканда аның бетмәвен, мәңге дәвам итүен генә телисе кала.