Чираттагы командировкаларның берсендә Туймазыдагы “Родина” Мәдәният сарае каршында эшләп килүче ансамбльгә йөрүчеләр белән якыннан таныштым. Унбиш кешедән торучы коллективка Айгөл Корбанова белән Илдар Госсаметдинов җитәкчелек итәләр. Иң тәүдә, әлбәттә, бик матур милли киемнәре белән соклануымны белдердем.
— Ансамбльнең концертына зал тутырып кеше җыйдык. Вокаль белеме булган Илдар Наил улы куйган классик әсәрләрдән һәм опера җырларыннан торган бик эчтәлекле концертлардан кергән акчага, шулай ук иганәчеләр ярдәме белән тектердек без аларны, — ди Айгөл Әбүзәр кызы.
Халык һәм композиторлар җырларын башкарып килгән ансамбль бераздан фольклорга өстенлек бирә, коллективны сирәк яңгыраган җырлар кызыксындыра. Төбәктәге өлкән яшьтәге кешеләрдән сорашып, эзләнеп, борынгы такмакларны, уен җырларын, йола күренешләрен тергезергә ниятлиләр. Ансамбльнең студент, исәп-хисап хезмәткәре, тәрбияче, юрист һәм башка бик күп һөнәр ияләре булган әгъзалары җырлар аша татар телен өйрәнүләрен дә әйтә. Туймазыда үтүче барлык чараларда чыгыш ясыйлар, район хакимиятенең мәдәният бүлеге ярдәме белән республика конкурсларында да үзләрен күрсәтеп өлгергәннәр.
— Безнең уңышларга ышанып, җитәкчелек тарафыннан уңайлы шартлар тудырыла, шөгыльләнү өчен махсус бүлмәбез бар, — дип дәвам итә Айгөл Корбанова.
Чыннан да, коллективның тырышлыгы бушка китмәгән. Ансамбльне хәзер районда да, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ә күптән түгел үзешчән коллектив шатлыклы мизгелләр кичергән — “Җидегән йолдыз” ансамбленә халык исеме бирелгән. Анда йөрүчеләр үзләре өчен ачкан олы дөнья тагын да киңрәк, тирәнрәк һәм гүзәлрәк булсын.