Шунысы кызыклы, нинди генә телдә яңгыраса да, эпос мавыктыра, игътибарны яулый. Моны Уфада узган республика конкурсы — “Урал батыр” эпосын төрле телләрдә сөйләү бәйгесе дәлилләде. Чара Башкортстан социаль технологияләр институтында узды, анда 300дән артык мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. “Урал батыр” башкорт, татар, урыс, инглиз, мари, чуваш, әрмән, әзербайҗан, таҗик, грек, удмурт, вьетнам, немец, француз, норвег телләрендә яңгырады. Чара милли киемнәр, күмәк чыгышлар белән баетылды.
Быел конкурс алтынчы тапкыр узды. Жюри рәисе Люция Камаева жюри составында беренче тапкыр гына катнашмавы һәм конкурс даирәләренең киңәюе хакында әйтте.
— “Урал батыр” елдан-ел күбрәк телләрдә яңгырый. Эпос шул рәвешле халыкларны берләштерә, — диде ул.
Быел оештыручылар — ЮНЕСКО эшләре буенча республика комитеты, Мәгариф министрлыгы, Башкортстан социаль технологияләр институты чарага яңалыклар керткән. Катнашучыларга эпосны телдән башкару гына түгел, ә аерым сюжет өлешләрен сәнгати чагылдыру мөмкинлеге дә бирелде. “Урал батыр” әсәре буенча төшерелгән рәсемнәрдән күргәзмә тәкъдим ителде.
Бишенче сыйныф укучысы — Аскыннан Сөмбел Мөхтәбәрова “Урал батыр”ны инглиз телендә өйрәнгән. Ул ярдәмчеләре — биюче кызлар белән килгән. Үзе Хомай образына керде.
— Чит телдә тиешле мәгънәне җиткерү җиңел түгел, — ди аның укытучысы Альмира Хәбибуллина. — Шуңа башта әсәрнең башкортча һәм урысча вариантларын җентекләп өйрәндек.
Гумай Гусейн-Заде туган әзербайҗан телендә чыгыш ясады. Конкурста беренче тапкыр гына катнашканга һәм әзербайҗан телен тик гаиләдә генә өйрәнгәнгә, кыз бик дулкынлана.
Арада чын артистларча чыгыш ясаучылар да, каушап калучылар да бар. Шуңа күрә бәйге дә ул, анда тырышлар, сәләтлеләр генә җиңә!
Барлыгы 10 секция эшләде. Җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде.