+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 декабрь 2015, 22:19

“Көмеш акбузат” нинди җиңүләр китерде?

Уфада “Көмеш акбузат” II Халыкара милли һәм этник кино фестивале тәмамланды. Ул Евразия гуманистик форумы кысаларында узды. Фестивальдә 11 илдән һәм Русия төбәкләреннән 36 фильм катнашты.

Чараның йомгаклау тантанасы Конгресс-холлда үтте, анда җиңүчеләрнең исемнәре аталды.

Фестивальнең рәисе, билгеле төрекмән кинорежиссеры, сценарист, кинооператор, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Ходжакули Нарлиев та, башка жюри әгъзалары да чараның уңышлы узуын билгеләде.

Гран-прига 2014 елда төшерелгән кыска метражлы “Настя” уен фильмы лаек булды. Төрмә рәшәткәсенең капма-каршы ягында калган ике хатынның катлаулы мөнәсәбәтләре хакында сөйләүче фильмның режиссеры — Мәскәү актеры Кирилл Плетнев.

“Документаль кино” номинациясендә иң яхшы геройны гәүдәләндергән өчен режиссер Андрей Русскихның “Лади Мари” (Удмуртия), Ксения Артееваның “Жизнь в тайге” (Русия) һәм Вилюра Исәндәүләтованың “Тәүбә” (Башкортстан) фильмнары билгеләнде.

“Кыска метражлы уен киносы” номинациясендә иң яхшы сценарий өчен Шәүрә Шәкүрованың сценарие буенча эшләнгән “Пусть ветер унесет мои слова” (Башкортстан) фильмы бүләкләнде. Иң яхшы режиссер эше Диана Әүхәдиеваның “Кукла” фильмында (Русия) дип табылды. Иң яхшы оператор эше өчен “Трико” фильмы (Алтай) бүләкләнде (оператор — Ольга Кулунакова).

“Тулы метражлы уен киносы” номинациясендә иң яхшы оператор эше өчен — “Теваник” фильмы (Әрмәнстан), иң яхшы режиссер эше өчен — Мирлан Абдыкалыковның “Небесное кочевье” фильмы (Кыргызстан), иң яхшы сценарий өчен Аунг Ракхайнның “Мой велосипед” фильмы (Бангладеш) бүләкләнделәр.

Башкортстан кинематографистлары берлеге әзерләгән Гыйльван Әмиров исемендәге “Оператор сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” дигән бүләккә “Трагедия в бухте Роджерс” фильмы операторы лаек булды. “Милли рух өчен” дигән Әмир Абдразаков исемендәге бүләкне Ксения Артееваның “Жизнь в тайге” фильмы алды. Тамашачы сөюе бүләге Иран режиссеры Юсеф Каргарның “Элегия” фильмына бирелде. Башкортстанның мәдәният министры бүләгенә режиссер Галина Леонтьеваның эше — “Закон Бернулли” фильмы (Русия) лаек булды. Махсус бүләкләр белән Руслан Магомадовның “Февраль” (Чечен Республикасы) белән Диловар Султоновның “Белый воробушек” (Таҗикстан) фильмнары билгеләнде. “Милли йолаларны чагылдырган өчен” режиссер Толик Гадомамадовның “В капле воды весь мир” тасмасы бүләкләнде.
Читайте нас: