+34 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 Декабря 2015, 16:38

Назым да, моңлы сазым да син — Авыргазым!

Туктамыйча алкышлаганга куллар талып бетсә, сәхнә уеныннан йөрәк атылып чыгардай типсә, тамаша тәмамланганга борчылып, зал бербөтен булып гүләсә, рәхмәт йөзеннән яше-карты аягүрә басса — менә кайда ул концертның уңышы! “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ндә Авыргазы районы чыгыш ясаганда нәкъ шулай булды да. Гадәттәгечә, чара Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узды. Традиция буларак — тулы зал белән.

Читайте нас