Конференцияне якташыбыз, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Дәүләт думасының Мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина алып барды. Иң тәүдә ул республика җитәкчелегенең, Дәүләт думасы Рәисе Сергей Нарышкинның конференциягә тәбрикләү хатларын укып ишеттерде. Республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева һәм Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбаев, үз чиратларында, гыйльми җыенда катнашучыларга ихлас теләкләрен һәм тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Русия халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Игорь Круговыхның чыгышы бәйрәм рухында булса да, уйланырга мәҗбүр итте. Ул югары уку йортларда тәрҗемәчеләр әзерләү бүлекләре күп булса да, аларның берсе дә Русия халыклары телләре белән шөгыльләнмәвен билгеләде. Шуның нәтиҗәсендә, төрле милләт әдәбиятлары – бер-берсен баетудан, ә каләм осталары тәҗрибә уртаклашудан мәхрүм кала. Бу исә милләтләрне дә бер-берсеннән ераклаштыра. Докладчы Русия халыкларының төрле телләрдәге әдәби әсәрләрен урысчага тәрҗемә итүне кичекмәстән җайга салырга чакырды, моның дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч икәнлеген ассызыклады.
Пленар утырыш “Кызыл таң” нәшрият йорты директоры, филология фәннәре кандидаты Ф. Фәтхетдиновның “Нәфис әдәбиятның идеологик вазыйфалары” дигән чыгышы белән ачылды. И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы В. Родионов чуваш әдәбиятының милләтне берләштерүдәге роле турында фикерләре белән уртаклашты. Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклор бүлеге мөдире Г. Хөсәенованың чыгышы исә дөньякүләм танылу яулаган “Манас” кыргыз халык эпосын башкортчага тәрҗемә итү мәсьәләләренә багышланган иде. Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә җитәкчесе Айгөл Моратова үз чыгышын республика китапханәләре торышына һәм әдәбиятның яшь буынны тәрбияләүдәге роленә багышлады.
Пленар утырыштан соң конференция үз эшен өч секциягә бүленеп дәвам итте. Аларда әдәбиятта мәдәниятара диалог, фольклор һәм әдәби әсәрләрне чагыштырма анализлау, тематика, поэтика, стилистика мәсьәләләре, Русиядә китап тарату эше анализланды. Ахырда резолюция кабул ителде.
Төштән соң Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театрында алма төшәрлек тә урын юк иде. Биредә Әдәбият елы йомгакларына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Каләм ияләрен Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләделәр.
Рөстәм Мәрданов республикада Әдәбият елына багышланып, киңкүләм яңгыраш алган чараларны аерым билгеләде. “Матбугат укучы троллейбус”, “Русиянең әдәби картасы”, “Библиотөн”, “Дәваханәгә – китаплар” кебек акцияләр, “Яшьләр тавышы”, “Әйтер сүзем бар” кебек фестиваль проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстан үзен “Русиянең әдәби флагманы” дип атарга хаклы, диде ул. Бүген республика китап уку буенча илдә дүртенче урында. Әлеге болгавыр, икътисади авырлыклар кичергән заманда да халыкның әдәбиятка тартылуы – шатлыклы күренеш.
Шулай да яшьләрне әдәби иҗатка җәлеп иткән иң үтемле чара “Әдәби марафон” булды. Танылган язучылар, шагыйрьләр, республиканың һәр районына чыгып, яшь каләмкярләр белән очрашулар үткәрде, тәҗрибә уртаклашты, башлап язучыларның кулъязмаларын тикшерде. Нәтиҗәдә, республикада 61 әдәби берләшмә оешты яисә яңа сулыш алды. Башкортстанда 23 әдәби музей эшләве дә, Баймак районындагы Талкас күле буенда язучылар өчен ял йорты ачылу да республика җитәкчелегенең әдәбиятка һәрчак хәерхаһлы мөнәсәбәттә булуын күрсәтә.
Бәйрәм бүләкләүләргә дә бай булды. Кунагыбыз, танылган язучы һәм публицист Александр Прохановка Премьер-министр республиканың югары әдәби бүләген – Сергей Аксаков исемендәге премияне тапшырды. “Кызыл таң”ның элекке хезмәткәре, шагыйрь Равил Шаммас “Халыклар дуслыгы” орденына лаек булды. Язучы Алла Докучаевага Башкортстанның Мактау грамотасы тапшырылды, бер төркем иҗатчыга “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.
Тантана җыр-моң белән үрелеп барды. Танылган артистлар Шәехзадә Бабич, Рәшит Нигъмәти, Мостай Кәрим, Равил Бикбаев, Рәсимә Ураксина шигырьләрен укыды, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев кебек шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырлар башкарды. Чара тәмамлануга кунаклар Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенә юл алды. Биредә “Урал-батыр төне” дип аталган этнофестиваль узды.
Шулай итеп, Әдәбият елы эстафетаны рәсми рәвештә Кино елына тапшырды. Ләкин бу әле Әдәбият елы тәмамланды дигән сүз түгел. Бер уйласаң, кино да экранга төшкән әдәби әсәр бит ул. Иҗади энҗеләрдән бөркелгән илаһи нур киләчәктә дә күңелләребезгә яктылык сибеп торыр дип ышанабыз.