+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 декабрь 2015, 21:58

“Дулкыннар канатында”

Иглин районының “Балкыш” халык театры куйган яңа спектакль шулай атала.Әлеге әсәрнең авторы – “Кызыл таң” гәзитенең икътисад бүлеге мөдире Айдар Зәкиев. Укучы аны 2006 елда дөнья күргән хикәя, парча, новелла, юморескалардан торучы “Кешеләр илендә” китабы аша белә. Шулай ук, аның “Бәхет эзләп” һәм “Уен” повестьлары “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Идел” журналларында дөнья күрде. Гәзит укучыга ул икътисади күзәтүләре, спорт турындагы мавыктыргыч мәкаләләре белән дә яхшы таныш. Ә әлеге пьеса – аның драматургия өлкәсендәге тәүге адымы.

Бу әсәр авыл тормышы, анда яшәүчеләрнең дөньяга карашы, борчулары, хыяллары турында. Төп герой Айнур, әтисеннән калган шөгыльне дәвам итеп, су асты көймәсе төзи һәм аны авыл буасында йөздерергә хыяллана. Ул җаны-тәне белән авылга береккән, дусты Себергә чыгып китәргә үгетләсә дә, аны үзе белән ияртү өчен хыянәткә барса да, хәтта күптән көткән мәхәббәте хакына да шәһәргә китүдән баш тарта. Һәм дөрес эшли! Чөнки аның сөйгәне Эльвира үзе авылга яшәргә кайта.

Яшьләр шәһәр тормышын хуп күрә, аларны төрле клублар, башка күңел ачу урыннары ымсындыра. Әмма байтак авылларда Айнурлар да бар әле! Төп рольне башкаручы Илһам Имаев үзе дә нәкъ шундыйлардан. Ул туган авылы Меңҗитәрдә, халыкны үз артыннан ияртеп, күп уңай гамәлләр башкарган. Нәкъ пьесадагы Айнур кебек, “кулына суккан” чакларда да ул туган авылына булган чиксез яратуына тугры кала.

– Үзешчән коллектив булсак та, әле танылу алмаган яшь драматургның әсәрен сәхнәгә куярга алынуыбыз –үзенә күрә бер тәҗрибә, – ди ул. – Айдар белән эшләү кызыклы, ике як өчен дә файдалы булды, дип исәплим.

– Без авыл кешеләре, – дип куәтли аның сүзләрен Ләйсән ролен башкаручы Лилия Якупова. – Шуңа да әсәрдә сурәтләнгән тормышны без төптән беләбез, андагы геройларның күңел киче­решләре дә безгә якын. Шуңа аны сәхнәләштерү авыр булмады.

Үзешчән актерлар Мәдинә Гыймадиева, Илдар Нурыев, Флүрә Камалетдинова, Халит Мөдәрисов һәрберсе үз ролен яратып, барлык күңелен салып башкарды һәм авылдаш­ларының алкышларына күмел­де.

Әсәрне сәхнәгә яшь режиссер Гөлшат Ибәтова куйды. Әлеге эшне башкарып чыгарга, аны республикага танытырга Иглин районы хакимиятенең мәгълүмат һәм аналитика бүлеге белгече Әнәс Вә­лиуллин күп көч салды.

– Әсәрне язганда, укыганда бер төрле, ә сәхнәдән караганда бөтенләй башка хисләр кичерәсең, – ди Айдар Зәкиев. – Күңелдә йөрткән уйларымны халыкка җиткергән үзешчән актерларга, режиссерга, Әнәс Габдулла улына рәхмәтем зур. Чын драматург булыр өчен күп укырга, сәхнә әсәрләрен карарга кирәк. Шушы юлда туктап калмам дип ышанам.

Без, Айдар Зәкиевның беренче спектакленең тәүге тамашачылары да, шундый ук фикердә. Кечкенә сәхнәдән башланган әлеге юл зур сәхнәләргә илтсен, Айдар!
Читайте нас: