+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 гыйнвар 2016, 02:00

Радиода эшләү өчен генә туган!

3 гыйнварда диктор Наилә Галәветдиновага 70 яшь тулды.Матур тавыш, тел тидермәслек дикция, искиткеч актерлык осталыгы, башкорт телен камил белү, югары мәдәниятлелек, эшкә җаваплылык —Башкортстанның халык артисты югары категорияле диктор Наилә Галәветдинова турында һич арттырмыйча әйтелгән сүзләр бу.

Наилә Гыйззетдин кызы диктор булып эшләвенең беренче көннәреннән үк үзен профессионал итеп танытты, радиотыңлаучылар һәм телевидение тамашачыларының сөюен, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулады.
Ул 1946 елның 3 гыйнварында Архангель районының Терекле авылында туган, Уфа сәнгать училищесында Р. Сыртланова классын тәмамлаган. Күп еллар дәвамында “Башкортостан” телерадиокомпаниясендә “Моң шәлкеме”, “Музыкаль дулкыннар”, “Сәнгать әһелләре”, “Панорама”, “Башкортстан”, “Күңелле станцияләр”, “Шарлавык” һәм башка тапшыруларны, “Минем әкиятләрем” телеконкурсын, ә радиода “Шигърият минутлары”, “Сезнең өчен ветераннар”, “Вакыт дәрьясы” һәм башка иҗтимагый-сәяси, художество-драматик һәм музыкаль тапшыруларны алып баручы булды.

— Ягымлы, моңлы тавышын тамашачылар шундук таный, — ди аның турында шагыйрә һәм журналист Зөһрә Котлыгилдина. — Бай тәҗрибәсен яшьләр белән бик теләп уртаклаша. Бәләкәй чактан ук артист булырга хыялланган ул. Тау башына менеп, бу хакта күкләрдән сораган. Бик нык теләгәч, хыялы тормышка ашкан! Аннары, өйдә ныклы тыл булуы да ярдәм иткәндер аңа. Үзегез уйлап карагыз: әгәр дә гаиләдә мөнәсәбәтләр ныклы булмаса, ике яшь баласын калдырып, таң сарысы белән иртәнге эфирга йөри алыр идеме? Бу яктан ул бәхетле. Ул тавышын музыка уен коралы кебек итеп көйли, саклый белә.

...Фарсы теленнән тәрҗемәдә Наилә — “уңышка ирешүче”, ә гарәп телендә бу исем “бүләк” мәгънәсенә ия. Исеме җисеменә туры килгән Наилә Гыйззетдин кызының! Табигать аны безгә бүләк итеп биргән дә, ул сәләтенә, уңганлыгына таянып, уңышка ирешкән.
Читайте нас: