+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 гыйнвар 2016, 02:00

Эше – җайда, көне – балда-майда, Күңеле көр бию, җырда да!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Кырмыскалы районы сәнгать осталары мәйдан тотты.“Кызыл таң”ның махсус проекты республика буйлап сәяхәтен дәвам итә. Моңа кадәр 29 район башкала тамашачысы алдында мәйдан тоткан булса, узган дүшәмбедә, 30нчы булып, республиканың Кырмыскалы районы сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен балкытты.

25 гыйнвар кичендә “Нур” театры кырмыска күчен хәтерләтте – ишек алдына машиналар килеп туктый, аннан нидер бушатыла, кемнәрдер төшә, кайберәүләр билет кассасына ашыга, кемдер, танышын күреп, кул болгый... Театр фойесында да шул ук хәл: биредә күргәзмәләр эшли, районның фольклор төркемнәре җыр суза, халыкны биетә, шунда ук сату-алу оештырылган – “Карламан икмәк комбинаты”, “Карламан продукты” җәмгыятьләре, Район кулланучылар җәмгыяте үз товарларын тәкъдим итә.
Икенче катта гаҗәеп бай эчтәлекле күргәзмә эшли. Аны Елена Cәгадиева җитәкчелегендәге Прибельский Балалар-үсмерләр иҗаты үзәге, “Яшьлек” үзәге һәм районның Үзәк китапханәсе оештырган. Биредә район тарихы, аның бүгенгесе, шәрәфле шәхесләре белән танышырга мөмкин. Бу зәвыклы манзарага атаклы курайчы Азат Аеткулов башкарган көйләр тагын да зуррак мәртәбә һәм бәһа өсти.

Туган якларын сагынып килгән якташлар, төбәкнең кияү-киленнәре, кунаклар зур дулкынлану белән залга узды. Кемнәр генә юк тамашачылар арасында – районның һәм республиканың билгеле шәхесләре, шәһәр зыялылары, тамашага районнан махсус килгән авыл кешеләре дә бар иде.

Кырмыскалы җирендә туган Шәриф Биккол, Фәрит Исәнгулов, Барый Ногманов, Тимергали Килмөхәммәтов, Фәнил Әсәнов, Ирек Киньябулатов, Рәшит Низамов, Дилә Булгакова, Рамил Чурагулов – республикада шактый билгеле шәхесләр. Алар арасында Расих Ханнанов – безнең өчен аерым горурлык билгесе. Ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин, Әнгам Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь һәм публицист. Расих Нургали улы 1961 елдан бирле “Кызыл таң” гәзитендә эшләде, 1971-1991 елларда баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкарды, тагын өч ел ярым баш мөхәррир йөген тартты, фидакарь хезмәте өчен бик күп мактауларга лаек булды. Туган төяге алдында аның изге гамәлләре санап бетергесез. Шуларны искә алып, Расих Ханнановка “Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе” исеме бирелде. Ә яраткан шагыйрәбез Дилә Булгакова Мөхәммәтсәлим Өметбаев премиясенә лаек булды.
Читайте нас: