+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 февраль 2016, 02:00

Тормыш үзе чагыла!

Уфада Рәиф Бадыйковның фотокүргәзмәсе ачылды.— Рәиф Бадыйковның эшләре аны табигатьнең, тормышның матурлыгын аңлаучы һәм күрүче кеше буларак билгели. Биредә махсус уйлап табылган, ясалма фоторәсемнәр юк. Барысы да яшәештән алынган! Чын тормыш, кешеләрнең чын хис-тойгылары... Бу фото­рәссамның мизгелләрне тотып ала белүе хакында сөйли. Ул — үз эшенең остасы, — республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Рәиф Ба­дыйковның күргәз­мәсе белән танышып, аның бай иҗатын шулай югары бәя­ләде.

Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Республика Баш­кортостан” гәзите фотохә­бәрчесе Рәиф Бадыйковның 70 яшенә багышланган әлеге күргәзмә “ВДНХ-ЭКСПО” комплексында ачылды. Анда фоторәс­самның 70 хезмәте тәкъдим ителә. Аларның унлабы — 1970-80нче еллардагы тарихи фотолар, кал­ганнары соңгы елларда төше­релгәннәр. Экспозициянең шак­тый өлеше республикада узган вакыйгалар хакында сөйли.

Рәиф Бадыйков Ярмәкәй районының Исламбахты авылында туган. Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика Хөкүмәте премиясе, Рафаэль Исламов исемендәге Башкортстан фото­рәс­самнары конкурсы лауреаты. Русия һәм Башкортстан Фоторәссамнар берлекләре әгъзасы. Хезмәт юлын “Голос строителя” гәзитендә башлаган. 1980 елдан — “Вечерняя Уфа”, 1983 елдан бүгенгәчә “Республика Башкортостан” гәзитендә фотохәбәрче булып эшли.

* * *

Мәдәни өлкәдә янә бер сөенечле вакыйга — Русия киносы елында республика кинорежиссерлары фильмнар төшерү өчен грантлар алачак. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кино елының яңа, кызыклы нәтиҗәләр бирәчәгенә, кызыклы фильмнар туачагына ышаныч белдерде. Мәдәният министрлыгына бүленгән грантлар исәбенә республика кинематографиясенә ярдәм күрсәтү һәм фильмнар төшерү күзаллана.

Әйткәндәй, 1995 елда булдырылган Дәүләт кино фонды элек тә кино төшерүгә матди ярдәм күрсәтә иде, әмма кар­тина прокатка чыкканнан соң субсидия күләменең яртысын диярлек кабат кайтару шарты бар иде.
Быел исә кинематография берләшмәсенә ярдәм итү йөзеннән бер тапкыр Мәдәният министрлыгы фильмнар чы­гаруга кабат кайтарып бирелергә тиеш булмаган акча бүлә. Бу хакта Кинематографистлар берлеге утырышында Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский хәбәр иткән.
Читайте нас: