+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 февраль 2016, 02:00

Бәхеткә юллар эзлим

Лилия Вахитованың үзенчәлекле иҗаты күңелләрне яулый.Русиянең барлык төбәкләреннән Казанга килеп көч сынашкан иҗади бәйгедә җиңү яулау – зур казаныш, әлбәттә. Чөнки бу иҗатчыны киң таныту белән бергә, аның алдында зур мөмкинлекләр ача. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Лилия Вахитованың исеме сәнгатьтә яңа түгел. Башкортстанда ул бөтен көчен, талантын яраткан эшенә сарыф итүче профессиональ музыкант һәм педагог буларак билгеле. Аның иҗат җимешләре татар һәм башкорт эстрадасының танылган җырчылары Айдар Галимов, ИлСаф, Рөстәм Закиров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Дамира Сәетова, Әнвәр Нургалиев, Эльмир Газизуллин, Гүзәл Әхмәтова, Диана Ишниязова, Лилиана Ирназарова һәм башкалар башкаруында яңгырый. “Алтыным”, “Миләүшәләр”, “Җиде йолдыз чатында” һәм бик күп башка җырлары белән күңелләрне яулап өлгерде ул.

Лилия Вахитова җырларының шулай популярлашып китүенең сере нидә? Бу сорауларга җавап табу өчен мотлак авторның иҗатына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә ул исә Лилиянең балачагына, аның туган ягына барып тоташа. Аның җыр-моңга бай күңеле, уңдырышлы туфракка төшкән орлык кебек, шытым бирә һәм зур сәнгать дөньясына омтылып үсә.

Лилиянең нәнәсе Мәрьям апа җырсыз берни дә эшләми торган булган. Әнисе Мөсәвәмә апа да матур җырлый, аны сокланып тыңлаучылар үзара хәтта “безнең Фәридә Кудашева” дип тә йөртәләр. Ә әтисе Лилия туганнан соң сатып алган баяны белән йортны сихри моң дөньясына әйләндерә. Кызчык шушы көннән алып бу музыка коралына гашыйк була. “Их, мин дә әти кебек уйный белсәм иде!..” – дип хыяллана нәни кызчык. Шуны тоепмы, Лилияне Уфада музыка мәктәбенә укырга бирәләр. Атнага 2-3 тапкыр әти-әнисе эштә чакта баян күтәреп ике мәктәп арасында йөри.

Лилиянең ишетеп уйнау сәләте яхшы була. Ноталарны өйрәнгәнгә кадәр, ул көйне бик тиз эләктереп ала, этюдлар уйлап чыгара. Күңеле бигрәк тә милли көйләргә тартыла. Ә бит шәһәрдә туып-үскән музыкантларның милли көйгә тартылуы – сирәк күренеш. Бу очраклы түгел. Гаилә авылга еш кайта, барысы да туган телдә сөйләшә. Татар моңын сеңдереп үскән Лилия, авылга кайткач, халыкны клубта баянда уйнап биетә, яшьләр белән күрше авылларга чыга. Ә инде вакыты җиткәч, документларын музыка училищесына, халык уен кораллары бүлегенә илтеп бирә. Анда да сынатмый. Татар, башкорт көйләрен яратып башкара. Училищеда укыганда Лилия Башкорт дәүләт академия драма театрына спектакльләрне музыкаль яктан бизәргә йөри. Унбиш яшьлек сәләтле кызны анда вакытлыча баянчы итеп эшкә алалар. “Аналар көтәләр улларын” спектаклендә “Җиде кыз” көен уйный ул. Бераздан инде театрда төрле көйләрне башкара. Шулай итеп, кулына диплом алганчы ук, ул бөтен булмышы белән серле сәнгать дөньясына чума.

Сәнгать училищесында Лилия Вахитова Фәрит Сираҗетдиновта укый. Укуын тәмамлагач, остазы аны Казан консерваториясенә укырга керергә үгетли. Тик Лилия кияүгә чыга һәм “Юбилейный” мәдәният сараена Фәридә Мостаева җитәкләгән балалар бию түгәрәгенә аккомпаниатор булып эшкә урнаша. 23 яшендә ул инде ике бала анасы була. Тик тормышы гына җайлашмый, ун ел бергә яшәгәннән соң гаилә таркала. Бераздан Лилия Синтетик спирт заводының мәдәният сараена эшкә күчә. Анда ул башта – концертмейстер, аннары татар-башкорт вокаль ансамбле җитәкчесе була. Тугры дусты баянны калдырмый, коллективны үзе уйнап җырлата. Гаиләдә балаларны тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирү өчен Уфаның Сипайлово бистәсендәге 38нче мәктәпкә җыр дәресе укытучысы булып урнаша.

Мәктәп – үзе бер олы дөнья. Укыту тәҗрибәсе булмаган Лилия өчен анда башта авыр була. Әмма ул югалып кала торганнардан түгел, соңрак үз программасын да булдыра.

Арытаба аның язмышы нинди борылыш алыры билгесез булыр иде. Әмма нәкъ шул чорда Зифа Нагаева белән очраша. Аның тәкъдиме белән 107нче лицейга татар фольклор балалар җыр һәм бию түгәрәгенә эшкә килә.
Укучы яшьләрнең республика мәдәният үзәгендә эшләгәндә Лилия Мирсат кызы 10нчы, 64нче лицейлар укучыларын җыр сәнгате осталыгына өйрәтә. Аның тынгысыз эшчәнлеге Мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән билгеләнә.

Лилиянең үзенең балалары да сәнгатькә тартыла. Мәктәптә эшләгәндә хезмәттәшләре аңа, зур сәхнәгә чыгып, үз көчен сынап карарга тәкъдим итә. Лилия исә үз сәгатен көтә. Лилия Вахитова-Җәләева 9 яшьлек кызы Азалия белән Туймазыда үткән “Татар җыры” бәйгесендә катнаша һәм дипломант була. Азалиягә 6 яшьлек энесе Вадим да кушылып, “Туган тел” җыры белән Уфада үткән “Нәүруз” бәйрәмендә катнашалар.

Иҗади бәйгеләрдә Лилия үзе кебек музыкантлар белән аралаша, иҗади яктан үсә. Моңа кадәр ул республика үзешчән композиторлар үзәгенә йөреп, үзендә көй язу сәләтен ачкан була. Моны башкалар күреп ала. Янгантау шифаханәсендә ял иткәндә, танылган башкорт шагыйре Шәриф Биккол аның җырлар язуын белеп кала һәм берничә шигырен тәкъдим итә. Шуннан соң Лилиянең күңеле үсеп китә.

“Җырларым да минем балаларым кебек”, – ди бүген композитор Лилия Вахитова. Клара Булатова сүзләренә язылган “Дөмәй буйлары” дигән беренче җырын Фән Вәлиәхмәтов сәхнәгә чыгара. 2000нче еллар башында Лилия Гөлнара Рәшитова белән таныша һәм “Миләүшәләр”, “Син, син...” кебек җырлар туа. Алар Вәсилә Фәттахова һәм Әлфинә Әзһәмова башкаруында популяр хит булып китә. Аннары ул Халисә Мөхәммәдиева, Флария Терегулова, Гөлнур Айзат, Гөлфия Шакирова, Светлана Шәрипова, Алисә Шәңгәрәева, Алия Солтанова һәм башка бик күпләр белән иҗади берлектә эшләвен дәвам итә. 2005 елда Казанда “Барлау” татар композиторлары конкурсында катнаша һәм диплом алып кайта.

Лилиянең кече кызы Милана да җыр бәйгеләрендә җиңүләр яулый башлый. 2010 елда Самарада үткән халыкара конкурста татар телендә җырлап кубок һәм диплом алып кайта. Узган елда энесе белән Санкт-Петербургта үткән “Йолдызлар яңгыры” халыкара җыр фестивалендә катнашып, янә дипломга лаек була. Ул әнисе юлын сайлый, фортепиано һәм синтезаторда оста уйный, шәһәр стипендиаты бүгенге көндә музыка училищесында белем ала. Олы кызы Азалия “Росреестр”да эшли, улы Вадим – “Туган тел” каналында техник директор.

Лилиянең иҗатын бик күп яшь җырчылар яратып кабул итә. “Гәлсәр сандугач” бәйгесендә катнашучылар Салават Әюпов, Гүзәл Әюпова, “Туган тел” каналында үткән “Моңчишмә”дә Эльвира Мохтарова, Илүзә Зарипова, Динар Газизов, Зөһрә Сафина һәм башкалар аның җырлары белән сәхнәгә һәм зәңгәр экраннарга чыкты. Кайчандыр аның ансамбленә йөргән Светлана Мөхәммәтҗанова Нефтекама шәһәрендә үткән “Дуслык җыры” бәйгесендә катнашып, шулай ук җиңүче булды.

Лилия Вахитова җиңүләрне үзенең укучылары белән бергә яулый, бергә үсә. 2014 елда Казанда узган үзешчән композиторлар фес­тивалендә җиңү яулады, “Казансу” җыры белән сәнгать күген балкытты. Фестиваль өчен клипны Лилия улы Вадим белән 2012 елда Казанга барып төшергәннәр. Шушы ук елда ул балалар өчен җыр бәйгесе оештыру тәкъдиме белән “Туган тел” каналына килә. Аның теләге – малай-кызларның күңелләренә кечкенәдән милли көйләрне сеңдерү. Телеканал директоры Азат Вахитов аның идеясен хуплый. Конкурс “Тургай” дип атала. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр белән сөйләшүләр, аларны төркемнәргә бүлеп туплау, балалар өчен җырлар язу, аларга аранжировкалар ясату, тасмага төшерү –- болар барысы да бик күп вакыт һәм көч таләп итә. Ничек кенә булмасын, бу бәйгедә катнашырга теләк белдергән бик күп балаларның хыялы тормышка аша. Каналның генеральный директоры Азат Галинур улы ярдәме белән Шәһәр мәдәният сараенда Гала-концерт оештырыла.

Телеканалда балалар өчен хит-парад, “Кайнар 10 җыр”, “Йолдызлы балачак” тапшырулары барлыкка килә. Биредә кабынган һәм иң актив йолдызчыклардан Нефтекамадан Камила Разетдинова, Благовардан Ләйсән Хәкимова, Уфадан Альбина Әбрарова, Фидәлия Әхмәтҗанова, Шараннан Айгөл Закированы атап үтәргә мөмкин.
– “Тургай” конкурсы өчен егермедән артык җыр язылды”, – ди Лилия ханым.

Лилия Вахитова заман белән бергә атлый. Әлеге вакытта ул балалар җырларын җыеп фонограмма-караоке белән бергә аудиодиск та чыгарган. Бу инде аның икенче дискы. Беренчесе 2013 елда чыккан. Ул “Мәхәббәтем” дип атала. Бүген Лилия өченче диск чыгару белән мәшгуль. Аранжировканы талантлы музыкантлар Дим Шәрәфиев, Галинур Юламанов һәм Илдус Дәүләнов яза.

Укучы яшьләрнең республика мәдәният үзәгендә җыр студиясе җитәкчесе вазыйфасында һөнәрчелек училищелары укучыларын сәнгать дөньясына җәлеп итә, бәйгеләр оештыра ул. Шәһәр күләмендә үткән конкурсларда жюри составында катнаша, үзенең укучыларының җиңүләренә сөенә. Иҗатчы педагог өчен шуннан да зур бәхет булырга мөмкинме соң? Җырдан яралган күңел моң дөньясында гына бәхет таба. Менә шулай иҗади, актив һәм көндәлек хезмәт һәм тормыш мәшәкатьләре белән ике “бишле”лек гомер сизелми дә үтә. Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын сиңа, Лилия! Синнән тагын да матуррак җырлар көтеп калабыз!
Читайте нас: