+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 февраль 2016, 02:00

“Кызыл таң” Фольклориаданы ачты!

Гәзитебез проекты кысаларында Стәрлетамак районы сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театрында күрсәткән концерт программасы чын-чыннан милләтләр бәйрәменә әверелде.

Дөнья төрлелеге белән матур. Урманда – ничәмә төр агач, яланда ничәмә төр чәчәк бар, кошларның ниндие генә юк! Һәркайсының үз урыны, үз яме, Җир йөзендә үз тәгаенләнеше. Милләтләр дә шулай, кешеләр дә – һәрберсенең теле, моңы үзенчә матур. Стәрлетамак районында дистәдән артык милләт вәкилләре яши, һәм аларның җыр-моңнары, дәртле-ярсу биюләре Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсе түрендә салават күперенең барча нурлары белән балкыды. Фойеда исә район предприятиеләре һәм Балалар иҗат йорты, Яшь техниклар станциясе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тәкъдим иткән иҗади күргәзмәләр җентекле әзерлеге, байлыгы белән таң калдырды.
Читайте нас: