– Авылыбыз клубына йозак эленгәч, йөрәк түзмәде, үзем клуб мөдире булырга теләк белдердем, – ди дүрт дистә елга якын гомерен башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлаган Фәнилә Гайсина. – Бу вакытта мин яңарак кына лаеклы ялга чыккан идем. Мәдәният учагы дөрләп тормагач, авылда ямь каламыни! Ул бит яшен-картын берләштерүче, күңелләргә нур өстәүче урын.
Абруйлы укытучының теләген авылдашлары да, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчелеге дә хуплый. Тынгысыз, төрле идеяләрне курыкмыйча тормышка ашыра белүче Фәнилә Тәбзил кызының яңа вазыйфада, һич арттырусыз, икенче сулышы ачыла: Тукай клубы гөрләп эшләп китә, аның үзешчән артистлары районда үткәрелүче барлык мәдәни чараларда актив катнаша башлый, берсеннән-берсе матур җиңүләр яулый.
– Авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен: һәр башлангычымны дәррәү күтәреп алалар, ярдәм итәләр, – ди Фәнилә ханым. – Шуңа календарьдагы һәр истәлекле көнне мәдәният учагыбызда каршылыйбыз. Ел саен Шәҗәрә, Нәүруз бәйрәмнәрен, Яңа ел кичәләрен, Халыкара хатын-кызлар, Ватанны саклаучылар көнен киң колач белән үткәрәбез. Авылыбыз кечкенә булса да, сабантуй оештырып, игенчеләребезне дә, ераклардан кайткан якташларыбызны да сөендерәбез. Моннан тыш, клубта гомерен намуслы хезмәттә үткәргән хөрмәтле авылдашларыбызның юбилей кичәләрен оештырабыз.
Альбина Нәфыйкованы клуб мөдире үзенең алыштыргысыз ярдәмчесе ди. Альбина Кадим кызы өздереп бии дә, оста итеп сәхнә киемнәре дә тегә. Ә аның куллары белән үрелгән сувенир чабаталар, уенчыклар шундый нәфис, шундый күркәм – карап туярлык түгел!
– Гөлнара Гыйлемҗанова, Гүзәлия Маннапова, Римма Нуретдинова, Лариса Хәйруллина, Зөһрә Бәхтиева, Зөлфирә Нәфыйковалар да барлык мәдәни чараларның уртасында кайный. Йортларын гөл итеп тотучы, репетицияләрнең берсен дә калдырмаучы бу уңган хатын-кызларның һәркайсысына дан җырларлык, – ди Фәнилә ханым.
Тукай мәдәният йортында “Миләшләрем” вокаль ансамбле уңышлы эшли. Районда уздырылган “Өзелмәс моң” җыр бәйгесендә ул икенче урын яулаган.
Халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен тергезү юнәлешендә дә нәтиҗәле эшли тукайлылар. Ихатасында 50шәр каз асраучы Фәнилә ханым бөтен авыл халкын җыеп, каз өмәсе үткәрергә дә, коллективы белән районда оештырылган “Халкым йолалары” бәйгесендә гран-при алырга да өлгерә. Татар халкының милли-мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә куйган егәрле эшчәнлеге, бу өлкәдәге уңышлары өчен Фәнилә Гайсинага Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хаты да тапшырылган.
Мәдәният йортында зур булмаса да, авылның тарихы, данлыклы шәхесләре хакында сөйләүче музей бар. Кунакларны авыл белән таныштыруны тукайлылар, гадәттә, шуннан башлый, горурлыкларын яшермичә, фидакарь эшчәнлеге өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган авылдашлары турында бәян итә.
Тукайда мәдәният йорты буш торганы юк. Концерт, спектакльләргә дә, дискотекаларга да халык бик теләп килә. Илледә дә, җитмештә дә адәм баласының йөрәге яшь булып кала бит. Ә җыр-бию күңелгә дәрт, яшәргә көч өстәве күптән билгеле.