+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 апрель 2016, 02:00

Саф Нөгеше, Күнгәге – Мәләвезнең йөрәге, халыкларның дус яшәве – ышанычлы терәге!

Гәзитебезнең республикада киң танылу алган проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм милли мәдәниятләрне үз эченә ала бара.

Халыкта бер риваять бар. Бервакыт улы әтисенә: “Нигә кешеләр бер-берсен аңламый, халыклар бер-берсен белми икән, югыйсә, танып-белү өчен күпме чара бар бит!” – ди икән. Әтисе аңа берни дә әйтмәгән, ә җитәкләп, боз белән капланган елга уртасына алып барып бастырган. “Аяк астыңда ни күрәсең?” ди икән әтисе. “Боз астында ни булсын, берни күрмим!” ди икән улы. “Ә бит ул боз астында син күрмәгән тулы бер дөнья бар! Әгәр боз өстенә су койсаң, ул калыная гына, ә йөрәк җылыңны кушып, кояш нуры булып балкысаң, ул эреп юкка чыгачак һәм йөгерек елга сиңа серләрен ачачак. Тормышта да шулай, барлык бозларны да йөрәк җылысы гына эретә!” Республиканың көньягыннан, менә-менә боздан арчылырга торган Нөгеш төбәгеннән килгән мәләвезлеләрнең какшамас рухи бердәмлеге Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә кояш булып балкыды һәм “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта ачык чагылыш тапты.
Читайте нас: