+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 апрель 2016, 02:00

Моңы яши күңелдә

Габдулла ТУКАЙның тууына 130 ел.Дүртөйле районының 30 мәктәбендә бүгенге көндә 6745 укучы булып, шуларның 2665е татар телен өйрәнә. Укучылар ел саен республика күлә­мендә үткәрелүче туган тел олимпиадаларында, фәнни-гамәли кон­ферен­цияләрдә, шигърият бәйрәмнәрендә актив катнаша һәм уңышлы чыгыш ясый. Мисал өчен, “Тукай моңнары” бәйгесендә былтыр Суккул мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рузалина Карамова өченче урын яулап кайтты. Ә быел татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада Мәскәү авылы мәк­тә­бен­нән 10нчы сыйныф укучысы Кадрия Гыймалетдинова һәм Семилеткадан 11нче сыйныф укучысы Дилара Нәбиуллина призлы урыннар алуга иреште. Казанда оештырылучы татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадаларда да сынатмый Дүртөйле укучылары.

Читайте нас: