+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 апрель 2016, 02:00

Ул халык җырларына гашыйк

Гөлдәрия Гыйззәтуллина – Уфа кызы. 48нче башкорт лицеен тәмамлагач, һөнәр сайлаганда, һич икеләнеп тормыйча, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясенең театр факультетына укырга керә.

Монда инде нәсел тамырларының йогынтысы да сизелә, чөнки әнисе Розалия яклап картәнисе һәм картәтисе — республикабызның күренекле сәнгать эшлеклеләре. Атап әйткәндә, Рәфыйга Арслан кызы һәм Равил Әхтәрҗан улы Галиннарның иҗади тормышы тулысынча дип әйтерлек Стәрлетамак башкорт драма театры белән бәйле. Хәзерге вакытта алар икесе дә “Башкортстанның халык артисты” исемен лаеклы йөртә. Шуңа да оныкларының сәхнәгә омтылуы табигый.

Хәзерге буын яшьләрнең максатчанлыгы ихтирам уята. Дүртенче курста укучы Гөлдәрияне әлегә иҗади эзләнүләр юлында дип әйтергә мөмкин. Әмма төп юнәлешен билгеләгән инде ул, аны барыннан да бигрәк милли сәхнә тарта. Һөнәри практиканы Казанның Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында үтүе дә шуннан килә. Бер сүз белән әйткәндә, сәнгатьтәге милли мохит аның иҗади дөньясын тулысынча биләп алган.

Бу урында шундый искәрмә дә ясап үтик. Мәктәптә укыганда каникуллар чорында кыз әтисе Альберт Роберт улының туган төбәге — Бүздәк районының Таулар авыл биләмәсенә караучы Алан авылына кайтып йөри. Нәнәсе Тәслимәнең татар халык җырлары аша милли көйләр Уфа кызының күңелен яулый. Тормышта сирәк очрый торган хәл бу, әмма татар җырына тартылуын Гөлдәрия башкача аңлата да алмый. Бу җәһәттән шунысы хак: милли сәхнәгә татар җырларын яңгырату максатында килмәкче ул. Әлеге юнәлештә кайбер уңышлары да төсмерләнгән, әлбәттә. Гөлдәрия Гыйз­зәтуллина башкаруындагы җырлар “Роксана” радиосыннан, “Юлдаш” каналыннан еш ишетелә. Моннан тыш, Башкортстан һәм Татарстанда оештырылучы җыр фести­вальләренә, иҗади клублар форумнарына, башкаланың югары уку йортларында үткәрелүче дискотекаларга үзенчәлекле тавышлы яшь җырчыны еш чакыралар. Мәсәлән, күптән түгел генә Яр Чаллыда үткән яшьләр форумында уңышлы чыгыш ясады.

Гөлдәрия Гыйззәтуллинаның репертуарында аның үзе көй язган җырларга да зур урын бирелә. Татарстаннан шагыйрә Гөлфия Шакирова сүзләренә “Авыр әтисез...” җыры — шуларның берсе. Ул Гөлдәриянең юл фаҗигасендә һәлак булган әтисе Альбертка багышланган.

Сәнгатькә тәүге адымнарын ясаучы яшь җырчының иҗади планнары зурдан. Бу урында шунысы күзгә ташлана: авырлыклар куркытмый аны, аерым төркемнәр концертларында да катнашырга әзер, бер сүз белән әйткәндә, теләсә нинди эшкә алына ала. Бу юнәлештә сиңа уңышлар юлдаш булсын, Гөлдәрия!
Читайте нас: