+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 апрель 2016, 02:00

Данга тулы аты бар, җыр-моң сөяр халкы бар!

Аскын районының сәнгать осталары башкала тамашачы хозурына бай мәдәни программа алып килде.Башкаладан ерак урнашкан районнар өчен үзәк белән даими бәйләнеш булдыруның үзенчәлекләре бар. Аларның республика белән бер сулышта яшәгәннәре әлеге бәйләнешне ныгытуның һәр мөмкинлеген файдалана. “Кызыл таң”ның махсус проектында Тәтешле, Яңавыл, Күгәрчен һәм башка районнар бу юнәлештә башкаларга үрнәк күрсәтте. Республиканың төньяк капкасы булган Аскын районы да башкаланың иң мәртәбәле мәдәният учакларының берсе булган Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үз талантларын күрсәтте.

18 апрель кичендә “Нур”га килү­челәрнең күпләренә Аскын районы белән танышу, чын мәгъ­нәсендә, ачыш булды. Фойеда оештырылган күргәзмәдә Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы Федор Кащеев сурәтләре, Рита Исламова, Гөлфия Сәгыйтова, Ида Арсланова картиналары, Ринат Ногманов җитәкчелек иткән урманчылык җитештергән агач җиһаз­лар каршы алды. Кашка авылында гомер киче­рүче 80 яшьлек Тәгълимә Дилмөхәм­мәтова, Әмир авылыннан Алия Корбанова суккан паласлар, Мәүзә апа Латыйпованың кул эшләре, Виктор Бычинның талдан, туздан ясаган әйберләре, Әнфис Ха­физовның иҗат җимешләре шулай ук таң калдырды, сокландырды.

Сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге укучыларының кул эшләрендә балачакның якты нуры сакланган. Шунда ук Альфред Хаҗимуллин җитәкләгән икмәк пешерү цехы – күмәчләр, Риза Махиянов үзе җитештергән кәҗә кымызы белән сыйлады, район тарихын видеоязмаларга туплаган Айрат Усманов үз продукциясен күрсәтте, Аскын авылы биләмәсе, Реабилитация үзәге, Үзәк китапханә, Тарих – туган якны өйрәнү музее экспо­зицияләрен караучылар да күп булды. Татар, башкорт, урыс халыкларының дус-тату яшәве, кырыс табигать шартларында да югалып калмаган авыл эшчәннәренең уңган­лыгы – барысы да чагылыш тапты күргәзмәдә.

Әйткәндәй, кайберәү­ләр “Кызыл таң” нәшрияты оештырган һәм үткәргән чараларга саф экологик шартларда җитештерелгән продукция алырга махсус йөри икән. Һәм дөрес тә эшли алар! Баш­каланың кибет киш­тәләренә килеп урнашканчы урау юллар үткәненә караганда, районнан турыдан-туры килгән ризыкларны сатып алу барлык яклап та отышлы.

Шулай да тамашачыларның күбесе рухи азыкка сусап килгән. Туган якларын сагынучы якташлар, төбәкнең кияү-киленнәре, бу яклар белән кызыксынучылар, данлыклы шәхесләрен ихтирам итүчеләр белән гөрләп торды театр.
Читайте нас: