+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфада скрипкачылар конкурсы үтте

10-15 майда Уфада Владимир Спиваков исемендәге I халыкара скрипкачылар конкурсы узды. Аны үткәрүгә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 13,5 миллион сум күләмендә грант бүлгән иде. Конкурста 15-26 яшьлек музыкантлар катнашты.

Бәйгенең башлангыч этабында дөньяның сигез иленнән 41 гариза алынды. Жюри әгъзалары Русиядән, Европа илләреннән, Азия һәм Америкадан 12 катнашучыны сайлап алды. Конкурс кысаларында билгеле музыкантлар, педагоглар осталык дәресләре үткәрде. Бүләкләр кызыгырлык: 8,6 миллион сумга якын суммага Карло Джузеппе Оддоне, Алан Карбонар, Мария Стрельникова, Игорь Улицкий кебек билгеле осталарның скрипкалары иде.

Конкурста 15 яшьлек швецияле Даниэль Лозакович җиңүче булды. Венгриядән 23 яшьлек Агнеш Лангер белән Япониядән 26 яшьлек Маи Судзукига — икенче, Русиядән 22 яшьлек Леонид Железныйга өченче урын бирелде. “Тамашачы сөюе” бүләге белән Уфа махсус музыка колледжы укучысы, 18 яшьлек Анастасия Мамяшева билгеләнде. Шулай ук, Настя һәм 15 яшьлек Мария Лундина (Русия) “Өмет” премиясе белән бүләкләнделәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Башкортостан” дәүләт концерт залында узды. Лауреатлар гала-концертта чыгыш ясады. Аларны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәбрикләде. Ул конкурсның дөньяви әһәмиятле чарага әверелүен ассызыклады, жюри әгъзалары: Михаил Копельман, Борис Кушнир, Тарас Габора, Никита Борисоглебский белән Владимир Спиваковка, Башкортстанның Милли симфоник һәм Владимир Спиваков оркестрлары коллективларына олы рәхмәтен җиткерде.

— Әлеге конкурс республиканың тагын бер бренды булсын. Владимир Теодорович, Сезгә тагын да ике елдан Уфада скрипкачыларның II конкурсын үткәрергә тәкъдим итәм, — диде Рөстәм Зәки улы.
Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас: