+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кечкенәләрне зурладылар

Краснокамада ел саен “Район намусы өчен” бәйрәме үтә. Бу чара бик тирән һәм матур эчтәлекле. Ул тәүдә һәр мәктәптә оештырыла һәм “Мәктәп намусы өчен” дип атала. Биредә уку, спорт, пионер һәм яшьләр оешмаларында иң актив укучылар билгеләнә. Үз мәктәпләрендә җиңүчеләр “Район намусы өчен” дип аталган зур чарага җыела. Биредә ел саен хакимият башлыгы, аның урынбасарлары, район Советы, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, республиканың Мәгариф, Яшьләр сәясәте һәм, спорт министрлыгы вәкилләре, депутатлар катнаша.

Бәйрәм илебез, республика, район гимннары белән башлана. Шунысы әһәмиятле — гимнны алтмыш кешедән торган хор башкара. Дулкынландыргыч, сокландыргыч күренеш — үзе бер патриотлар тәрбияләү чарасы!

Укучыларны тәбрикләү бәйрәмнең иң күңелле мәле. Булдыклылар районда күп. Николо-Березовкадан Динара Арсланова “Уку буенча лидер” исеменә лаек булган. Инглиз теле, химия буенча олимпиадаларда җиңүче, быел ул урыс әдәбиятыннан үткәрелгән Бөтенрусия олимпиадасының төбәкара призеры булды. Кыскасы, бөтен яклап та өлгер кыз ул. Район хакимияте башлыгы Р. Гыйльмуллин һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Б. Юмадилов кулыннан бүләк алуны Динара озак хәтерендә саклар.

“Спортта лидер” исеменә Яңа Каенлык авылыннан Луиза Әхтәмова лаек булды. Луиза — скелетон буенча Русия җыелма командасы әгъзасы, башка бик күп спорт төрләрен дә үз итә. Ул да Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Э. Сәетбатталов кулыннан бүләкләр алды.

Шулай ук “Өстәмә белем бирү учреждениесендә уку алдынгысы” исеменә Куян мәктәбеннән Валентина Афкаликова лаек булды. Валя — сәләтле кыз, Куян сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә, Башкортстанның балалар җыелма хоры әгъзасы, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә җиңүче.

Ә менә “Балалар оешмасы активисты” исемен Яңа Кабан мәктәбе укучысы Илдан Бәшәров яулады. Илдан, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә катнашып урыннар яулап кына калмый, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Районда үткән “Гаилә архивы” әдәби-иҗади бәйгесендә дә беренче урынга чыкты ул.
“Яшьләр берләшмәсе активисты” исемен Яңа Бөртек мәктәбеннән Алсу Мәгъдәнова яулады. Алсу шулай ук мәктәп тормышында һәм мәктәптән тыш чараларда актив катнаша, “Кече фәннәр академиясе”ндә ел саен призлы урыннар яулый, шулай ук “Арт-старт” республика иҗади проектлар конкурсында берничә тапкыр дипломант исемен яулады.

Бәйрәмдә шулай ук “Иң яхшы балалар оешмасы” билгеләнде. Бу югары исемгә Куян мәктәбе лаек булды, ә “Иң яхшы яшьләр оешмасы” исемен Яңа Кабан мәктәбе яулады.

Сәхнәгә күтәрелгән укучыларның һәрберсе турында бик күп сөйләп булыр иде. Әйтик, Яңа Нугай мәктәбе укучысы Камилә Разетдинова сәнгатькә, җырга гашыйк. Ул инде бик күп республика, төбәкара, Русия, хәтта халыкара бәйгеләрдә үзен танытты. Яисә, бар яклап та талантлы кыз, исеме “Русиянең сәләтле балалары” китабына кергән Яңа Каенлык мәктәбе укучысы Айсылу Глимьянованы алыйк. Кыскасы, Краснокама үзенең укучылары белән горурлана ала. Дәрәҗәле җитәкчеләрнең кечкенә гражданнарны зурлавы — киләчәк буынга күрсәтелгән зур ышаныч, олы тәрбияви чара. Анда катнашкан укучылар беркайчан да район, ил намусына тап төшермәс.
Читайте нас: