+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Тамаша” халык сөюен яулады

Агыйдел шәһәренең “Идел” Мәдәният сараенда эшләп килүче “Тамаша” халык театры халыкның сөюен һәм ихтирамын яулаган. Һәвәскәр труппа һәр ел саен диярлек үз тамашачысын яңа спектакльләр белән куандыра. Соңгы елларда Ф. Бүләковның “Әбиләргә ни җитми?”, Т. Миң­нуллинның – “Саташу”, И. Зәй­ниев­ның – “Балакаем”, К. Тин­чуринның – “Сүнгән йолдызлар”, И. Абдуллинның “Эх, Уфа кызлары” әсәрләре сәхнәләштерелде.

Бу театрның әһәмияте шунда: ул төрле һөнәр ия­ләренә, лаеклы ялдагы апа-абыйларга, студентларга, укучыларга үзләрен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә. Нәфисә һәм Гөлнәфисә Шәй­хетдиновалар, Фәнидә Шә­фыйкова, Розалия Шәях­мәтова, Ләйсән Тимофеева, Руслан һәм Урал Шөгаеповлар, Әлфит Ваһапов, Әсгать Ямалов, Айдар Гыйндуллин, Гөлназ Габитова, Динис Муллаянов – аларны Агыйдел тамашачысы белә, ярата. Кайбер рольләр һәвәскәр артист­ларның визит карточкасына әверелде, дисәк тә хата булмас. Уфа ягулык-энергетика колледжының Агыйдел филиалы студенты Айдар Гыйндуллин белән 1нче мәктәп укучысы Гөлназ Габитова, ”Эх, Уфа кызлары” комедиясендә Гөлчәчәк белән Шаянгөл, “Сүнгән йолдызлар” драмасында Сәрвәр белән Исмәгыйль рольләрен башкарып, үзләрен сәләтле артистлар итеп күрсәтте. ”Сүнгән йолдызлар“ спектаклендә Гөлнәфисә Шәйхет­динова, Розалия Шәяхмәтова – Имче карчык һәм Гөлнур әби рольләрендә, Әлфит Ваһапов Надыйр мәхдүм ролендә тамашачы сөюен яуладылар.

Театрның режиссеры булып инде озак еллар Рәсимә Сәлахова эшли. Аның хезмәтен хөкүмәтебез Алтын сертификат, Мактау грамоталары белән бәяләде. Ул – Краснокама районының Иске Аткул авылы кызы, бала чагыннан сәхнәгә гашыйк. Авылда аны, яратып, “Алма-чия” дип кенә йөртәләр. Урта белем алгач, Рәсимә читтән торып Стәрлетамак мәдәният-мәгърифәтчелек училищесын тәмамлаган. Хезмәт юлын Яңа Актанышбаш авылында башлап җибәргән, аннан Яңа Кабан авылына күчергәннәр. Кияүгә чыга, бер-бер артлы кызы, улы туа. Ире декрет ялыннан соң мәдәният йортына эшкә чыгарга ризалык бирми. Беренче мәхәббәтен дә сәхнә тормышын сайлавы аркасында югалткан Рәсимә иренә каршы килми. Фатир алып, Агыйдел шәһәренә күченгәч, торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә идән юучы булып урнаша.

Ике бала белән тол калып, язмыш сынауларын, сикәлтәле юлларны үткәч, ике дә уйламыйча, яңадан сәхнәгә кайта. Үзгәртеп корулар чорында ”Идел” Мәдәният сараенда кем генә булып эшләми ул: режиссер, вахтер, гардеробчы... Туган телемнән аерылмыйм, дип, “Татар кичәләре” оештырып, җанына тынычлык таба. Ә бүген инде биредә эшләргә аңа барлык мөмкинлекләр тудырылган. Спектакль кую – күп көч таләп итүче күмәк хезмәт. Һәвәскәр артистлар белән эшләүнең дә үз үзенчәлекләре. Әмма авыр булса да, зарланмый режиссер, кечкенә шәһәрдә халык өчен шундый мөмкинлекләр тудырылганга куанып бетә алмый ул.

Урындагы театр тәрбияләгән тамашачы читтән килгән театрларны да көтеп ала, яратып карый. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Сәвия апа Си­раеваның: “Бу – синең хезмәт җимешең, тамашачы спектакльне аңлап карый белә”, ­– дигән сүзләрен режиссер Рәсимә Мәгънәви кызы үзенең хезмәтенә зур бәһа дип саный.

“Тамаша” халык театры быел мартта Кушнаренко районы үзәгендә уздырылган “Театр рампасы-2016” бәйге-фестивалендә көчен сынады. Нәтиҗәләр йөз кызартырлык түгел: коллектив, И. Зәй­ниевның “Балакаем” әсәрен сәхнәләштереп, 15 район һәм 3 шәһәрнең халык театрлары арасында лауреат исеменә лаек булды һәм 2нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Читайте нас: