Салават Җәмил улы — гомере буе сәнгатьтә. Үзаллы өйрәнеп, икенче сыйныфта укыганда ук гармунда уйный башлаган ул. 5нчедә әтисе Борайдан баян сатып алып кайтып биргән. 15 яшендә исә пионер лагеренда баянчы булып эшләгән.
— Безнең авылда олы апалар да гармунда уйный иде. Бик таралган иде гармун. Борайда сәнгать бик үсешкән. Район хакимияте башлыгы мәдәният тармагына бик игътибарлы. Коллективлары профессиональ, җырчылары көчле. Бию турында сүз әйтәсе дә юк инде, — ди Салават Әхсәнов.
Салават Әхсәнов җырчы буларак та танылган. Халык җырлары якын аңа.
— Яшь вакытта залдан үземә ошаган кеше эзли идем, — ди ул. — Гашыйк итәрлек кеше булса, җыр моңлырак яңгырый. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, республика Язучылар берлеге белән иҗади бәйләнештәмен. “Кызыл таң”чылар белән республика авылларына чыгып, күп иҗади кичәләр оештырдык.
Салават — тормышка гашыйк кеше. Шигырьләрендә дә, гадәттә, мәхәббәт: табигатькә, хатын-кызга, туган ягына...