+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Без классик югарылыкка омтылабыз”

Борай районы халык театрының республика күләмендә зур җиңүләр яулавы, тәү чиратта, шуның белән аңлатыла.

Борай районының мәдәният һәм сәнгать өлкәсе соңгы елларда аеруча нәтиҗәле үсеш кичерә. Борай талантлары, районның күпсанлы җыр һәм бию коллективлары, укучылар республикада гына түгел, ил һәм дөнья күләмендә дә әледән-әле мәртәбәле җиңүләр яулый. Республиканың авыл районнарында тәүгеләрдән булып нәкъ Борайда картиналар галереясы оештырылу да күп нәрсә турында сөйли. Әлбәттә, рухи тормышның шушы рәвешле кайнап торуы, бу өлкәдәге матур казанышлар, беренче чиратта, район җитәкчелегенең, аерым алганда, хакимият башлыгы Борис Нурисламовның, мәдәнияткә зур игътибар юнәлтүе нәтиҗәсе булып тора. Без барып танышкан Борай районы Мәдәният йортының халык театрында катнашучылар да моны кат-кат сызык өстенә алды.

Әйтергә кирәк, әлеге коллектив хакында язуыбыз очраклы гына тү­гел. Борай райо­нының халык театры соңгы чорда чын мәгънәсендә бөтен республиканы шаулата. “Театраль рампа” республика конкурсында алар Зөл­фәт Хәкимнең “Чап­ты атым Казанга” комедиясе бе­лән чыгыш ясап, җиңүче урын­­нарның берсен яуладылар. Узган елда исә “Кушнаренковские зори” республика фольклор фес­тиваленнән Гран-при белән кайттылар. Баксаң, коллектив эшчәнлеген бил­геләүче тәүге җиңү генә түгел болар, театрның 50 еллык тарихында мондый казанышлар, күркәм сәхифәләр байтак булган. Борай районы халык театры шушы вакыт эчендә сәхнәләштергән әсәрләр саны гына да берничә дистәдән артып китә һәм алар арасында Башкортстан драматург­ларының да, Татарстан авторларының да, чит ил әсәрләрен дә күпләп очратырга мөмкин.

— Әсәр сайлаганда аның, авторыннан бигрәк, эчтәлегенә, халыкчанлыгына, тәрбияви әһәмиятенә, ни дәрәҗәдә көнүзәк булуына һәм тамашачы зәвыгына җавап бирүенә игътибар итәм. Бәлки күбрәк классикага мөрәҗәгать итүебез дә шуның белән аңлатыладыр. Чөнки классика кайсы заманда да үлемсез, ул тормышның үзе, — ди бу уңайдан 1984 елда Уфа сәнгать институтын тәмамлап, бар гомерен иҗатка, сәхнә эшенә багышлаган Борай районы халык театры режиссеры Рәиф Мансуров.

Ә инде оста сайланган классик дәрәҗәдәге әсәр геройларының чагу образларын тудырырлык, аларның уй-кичерешләрен түкми-чәчми тамашачы күңеленә илтеп җиткерерлек чын талантлары байтак Борай җиренең. Иң мөһиме, Рәиф Садыйк улының зирәк җитәкчелегендә алар халык театры эшендә дә теләп катнаша. Бу җәһәттән коллективта бүген 30 кеше шөгыльләнә. Халык театрында ел саен бер яңа әсәрне сәхнәгә чыгару гадәткә кергән. Моннан тыш, элек сәхнәләштерелгән һәм халык күңелен яулаган әсәрләр дә репертуардан төшеп калмый, билгеле. Фольклор чыгышлары белән дә Борай районы халык театры артистлары һәр чарага чагу бизәк өсти. Бүген Борай районында үтүче Сабантуй бәйрәмендә дә талантлы коллектив мәйдан уртасында булачак, билгеле.

Борай районы халык театрының үзәген бүген кемнәр тәшкил итә соң, дигән сорауга Рәиф Мансуров, тәү чиратта, Гөлшат Фәхретдинова, Әниф Нуртдинов, Алик Усаев, Марат Фазлетдинов, Илшат Әхмәтов, Илмира Хәмәтнурова, Гүзәл Әхмәтшина, Артем Шәрипов һәм башка талантларны телгә алды. Алар төрле тармакларда эшли, әмма барысын да бер кыйммәт — мәдәнияткә, сәнгатькә, ахыр чиктә туган халкының рухи мирасына зур сөю берләштерә. Һәм аларның чагу, бай таланты белән, ныкышмалы эшчәнлек нәтиҗәсендә, шушы сөю бөтен республиканы таң калдырырлык сәхнә әсәренә әверелә! Чын иҗат шушы була түгелме соң инде!

Бу җәһәттән Борай районы халык театры коллективына алдагы чорда тагын да югарырак уңыш-казанышлар юлдаш булсын дигән теләктә калыйк. Иң мөһиме, моның өчен көчле коллектив та, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге һәр күркәм башлангыч тиз арада тамыр алып, үсеп китәрлек ныклы уңдырышлы җирлек, тиешле шартлар да бар Борай районында!
Читайте нас: